Скачать книгу
таулар башлана. Таулар өеме каядыр кояш чыгыш тарафка китеп югала. Шул тауларны узгач, Чулман елгасына килеп чыгасың. Анда, Чулман елгасы буенда, маҗарлар яшәгәннәр. Көннәрдән бер көнне, маҗарларның ирләре яу киткәч, аларның җирләрен Чалбай хан басып алган һәм маҗарлар әйләнеп кайткач, җәйләүләрен аларга бирмәгән. Шуннан соң маҗарлар Азов диңгезе буйларына күчеп киткәннәр, әмма анда да тынгылык тапмагач, Тын елга буйларына күченгәннәр, ахыр Атилла җиренә юл алганнар. Маҗарлар киткәч, Чалбай хан Чулман елга буендагы җәйләүләрне кул астына җыя, Кубрат хан, Итил буйларын буйсындырып йөргәндә, Чалбай хан белән орыша, тегене җиңә, ясак сала. Мәгәр Кубрат хан иленә кайтып җитәргә өлгерми, Чалбай хан Кубрат хан килешеп киткән һәм аңа күпмедер күләмдә буйсынган угорларга яу чаба, тегеләрне җиңә, Кубрат ханга ясак салмагыз, миңа салыгыз, дип, үз тамгасын куеп китә. Шушындый хәлләр кабатлана торгач, Кубрат хан янә Итил буйлап күтәрелә, янә Чалбай хан белән орыша, җиңә, Чалбай ханны ул биләгән җәйләүләргә чапмаска ант эчертә. Ул гына да аз тоела Кубрат ханга, Итил буена кирмән салдыра. Кирмәндә үзе белән орышып, яңа җәйләүләр яулап йөргән баһадиры Мангышны тархан итеп калдыра, Кубрат ханга ант эчеп калса да, Чалбай хан булган хәлләрне бик тиз оныта, тернәкләнеп, сәүдә эшләрен җайга салып җибәргән болгарларның Өске Кирмән дип аталган җәйләүләренә яу белән килә, Кирмәнне ала, Мангыш тарханны әллә әсир итә, әллә үтерә – бер Тәңре үзе белә. Кубрат хан баһадирга Өске Кирмәнне Чалбай хан кулыннан тартып алырга, төрки кардәше булуына карамастан, башын кисеп, капчыкка салып, Фанәгүргә озатырга куша. Җиңел бурыч йөкләмәде Кубрат хан баһадирга. Яу чаба-чаба остарып, орышларда үз алымын булдырган Чалбай ханны җиңәсе бар иде. Чалбай ханны җиңеп, аңардан Кубрат хан өчен аерата кадерле булган Өске Кирмәнне тартып алган хәлдә, ханның да, бәлкем, баһадирга карата бераз күңеле йомшарыр иде. Белә бит, чамалый бит: сарайда тәрбия алган, үзенең угланнары белән бергә тәрбияләнгән Илбарыс баһадир Кубрат ханның бердәнбер кызын ярата. Олуг хан үзе күрмәсә, игътибар итмәсә, ханша күрә, белә. Бу хәлне ханша олуг ханга чишми түзмәс. Әйткәндер дә, уйлашкан-уйлашканнардыр да, үзләре тәрбияләп үстергән баһадирдан котылырга уйлаганнардыр – Чалбай ханга каршы җибәрде… Албагаучы алып җиткерде: Чалбай хан үзенең иң көр дигән алае белән кирмәнгә кереп бикләнгән, ә баһадирда бары тик бер йырмач алай. Дөрес, саны белән аз булсалар да, болгарлар бик яхшы коралланган, чалбайныкылар белән тиңләрлек түгел. Шулай да, шулай да икеләтә көчкә каршы чыгу – җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә…
Ни өмет итә баһадир? Олуг хан кызы Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Кубрат хан вәгъдәсен боза буламы! Алай да Илбарыс баһадир өмет итә. Кем белә, бәлкем, аны Кубрат хан бирегә сынамакка җибәргәндер?.. Чалбай ханны җиңеп, исән-имин Фанәгүргә кайтса, олуг хан, императорга биргән вәгъдәсен бозып, кызын аңа бирер…
Олуг хан кызы Чәчкәнең карашында сөю тоеп, башта Илбарыс бу турыда кемгәдер әйтү түгел, уйларга да куркып йөрде. Мәгәр йөрәк дигәнең акылга буйсынса икән
Скачать книгу