Скачать книгу

китерелгән затлы әйберләр. Бүләкләр көмеш белән бизәлгән ук савытларыннан алып иярле атка кадәр. Биредә көмеш тәңкәләр тезеп тегелгән йөгәннәр дисеңме, табгач ефәгеннәнкүлмәкләр дисеңме, сандал агачыннан эшләнгән тимердәй каты иярләр, калканнар, Рум сәүдәгәрләре китергән бизәкле-чуклы ат япмалары дисеңме. Нечкә җептән тукылган йонкүлмәкләр дисеңме. Күлмәк кан-кызыл төстә булып, сәдәфләре көмештер, яка өсте алтын җепләр белән чигелгәндер. Олуг ханның иң оста мәргәнгә үз бүләге бариде: иярле тулпар. Атны китереп үк куйганнар, бәйләнгән җирендә кешнәп, йомры тояклары белән җир тырнап тора. Бүләк атның ияренә төрле төстәге тасмалар, җепләр тагылган. Тулпарның иясе булу өчен бик күп һөнәргә ия булырга кирәк. Әйтик, беренчедән, атта чаптырып килгәндә, җыенбаш очыртып җибәргән чәүкәне укка алырга, ат корсагы аша чыгып, яңадан ияргә менеп атланырга… Элек бу уеннарга илханнар дакатнаша торганнар иде, хәзер исә катнашмыйлар, карап кына торалар. Әллә аталары Кубрат кушмый, әллә үзләре үсеп җиттеләр. Кубрат хан җыенбашка моны бик гади итеп аңлатты: «Тәңре кушуы белән дөньяга килгән илханнар уеннарга катнашмыйлар». Төптәңре ханга каршы сүз катарга теләгән иде, тыелып калды. Әйе, нигә ямьсезләнергә, аңаүз кайгысы бик җиткән. Ә менә тәрбиягә алынган Илбарыс углан һәр җыенда уеннарга катнашты һәм һәрчак бүләкләр алды.

      Илбарысны орыш һөнәрләренә алостаз Дәян өйрәтте. Алостаз үз кул астына батыр егетләрне генә сайлап алды, орыш һөнәрләренә тартты. Ундүрт яз тулуга, алостаз Дәян үзе сайлап алган үсмерләргә калкан тоттырды. Җәя, ук савыты, кылыч, сөңге бирде. Күкрәкләрен аркылы-торкылы каеш белән бәйләп, орыш коралларын элеп алгач, ундүртенче язга чыккан үсмерләр үзләре дә үсеп, җитдиләнеп китәрләр иде. Алар инде Кызкуыш туенда куасы кызларның күзләренә туры карыйлар, дүрт елдан мин сине куам, дип әйтеп китәргә дә оялмыйлар иде. Үзе белән бергә укыган үсмерләрнең кызларга шулай диюләреннән Илбарыс оялып китәр иде, чөнки ул хан кызы Чәчкәне ярата, әмма аңа бу турыда кыеп әйтергә түгел, күзләренә туры карарга да ояла иде. Аның яңа бөреләнеп килгән мәхәббәтен кемдер күзәтәдер – сизәрләр, күрерләр кебек тоела иде.

      Әмма елдан-ел бу теләк ныгый барды, орыш һөнәренең нечкәлекләренә төшенә барган саен, Илбарыс күңелендәге хан кызына булган хисе дә ныгыды. Укуның өченче елында ул инде, оста мәргәннәр кебек, беренче җибәргән угы төшкәнче, ике-өчне, хәтта дүртне җибәрергә өлгерә башлады. Җан-фәрманга атта чабып барганда очкан кошны укка алу гадәти хәлгә әверелде. Орыш һөнәренә алостаз Дәян өйрәткән үсмерләрне дүрт елдан соң Кубрат хан үзе кабул итеп алды. Ул аларның һәрберсен сөңге, кылыч орышларында, атта көйгә, җәяүле рәвешләрдә орыштырып, сынап карады. Укка алуда да, сөңге белән кадауда да, кылыч белән орышуда да, көрәштә дә, хәнҗәр ташлауда да өстен чыккан алыпларны батыр итте— йөзбаш итеп куйды. Олуг ханның үзен орыш һөнәренә кайчандыр Ураган агасы өйрәткән, ул шулхәтле таләпчән булган, диләр, берәр һөнәрдә үзен күрсәтә алмаганда, оныгы Кубратны өч көн ит ашатмаган,

Скачать книгу