Скачать книгу

Чәчкә, бу төптәңре түгелме? Шул бит. Яңа чыгып килә. Анаңны озатып куюымы?

      Илбарыс белән Чәчкә диварга тагы да сыена төштеләр. Төптәңре Ирсан, ашыга-кабалана, кала ягына китеп барды. Шул чакта әле яңа гына алар басып торган агачлар арасыннан аңа каршы берәү чыкты. Менә алар очраштылар, бик аз гына сөйләшеп тордылар. Аннары, шулай ук кабалана-ашыга, агачлар арасына кереп киттеләр, ул да түгел, әйләнеп тә чыктылар. Бу юлы теге кешенең иңбашында нидер бар иде. Менә ул диңгезгә юнәлде, төптәңре аңа иярде. Текә яр янына җиттеләр дә әйберне суга ташладылар.

      «Кемнәр болар? Берсе төптәңре. Ни ташладылар? Шик юк, Тәңре теләген кабул итсен өчен, төптәңре кемнедер корбан иткән. Кемне? Гарәп колынмы?» – шулай дип уйласа да, Илбарыс бу турыда Чәчкәгә әйтергә кыймады.

      – Мин керим, баһадирым, – диде кыз, – анам югалткандыр.

      Шулчак, җир астыннан килеп чыккандай, алар янында төптәңре күренде. Шым гына капкага таба узды.

      – Сабыр ит, Чәчкә. Төптәңре китсен.

      – Баһадирым, бәгърем, анам күрер, атама җиткерерләр, изге башың яман җәлладтан чаптырырлар, диңгезгә ташларлар.

      – Олуг хан сине император угланына бирсә, мин аңа каршы чыгармын, Чәчкә.

      – Каф таулары артына, далалардагы ерак җәйләүләргә күп елларга чыгып китсәң дә, мин сине көтәрмен. Чалбай ханны җиңеп кайт, атам ризалыгын бирер…

      Якында гына кемдер тамак кырды, ул да түгел, яшьләркаршына төптәңре килеп басты. Моны көтмәгән яшьләр калтыранып киттеләр, чарасыздан бер-берсенең кочагына сеңделәр. Коточкыч хәл иде. Әле генә төптәңре капкадан кереп китте ләбаса. Юк, төптәңре үзе түгелдер бу, аның өрәгедер. Тылсым, сихер белгән төптәңредән барысын да көтәргә була иде.

      – Оланнар, – диде төптәңре. – Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Ялгыша күрмәгез. Чәчкә, анаң сине сарайга озатырга кушты. Ә син, баһадир, юлыңда бул. Синдәй кешеләргә баш җәллад кылычыннан киселер өчен бирелми. – Төптәңре кызны кулыннан эләктереп алды да җилтерәтеп капка янына алып барды. – Әй, каравыл, ач капканы. Ач капканы, явыз, кылган языкларың Тәңре алдында сөйләрсең.

      Каравыл капканы ачты, төптәңре кызны эчкә кертеп җибәрде, каравылны тышкы якка сөйрәп чыгарды.

      – Син чыгардыңмы, әйт! Син чыгардыңмы хан кызын?!

      – Чәчкә, Чәчкә! – дип кычкырды ханша тәрәзәдән.

      Эчтән ярсыса да, баһадир төптәңредән каравылны җуеп алырга кыймады. Килде дә төптәңре алдына тезләнде:

      – Кичер аны, төптәңре, кичер. Изгелегең онытмам.

      Төптәңре каравылчыны капкага таба этеп җибәрде, баһадирны аягына бастырды:

      – Углан, бар, кайт. Иртәгә орыш уеннары була. Кыз кумасаң, үрнәгең күрсәтерсең. Батыр кеше балда йөзми…

      Баһадир кала каравыллары аша узгач кына бераз тынычлана төште.

      Җансакчы йокы аралаш:

      – Таң атып килә түгелме соң, баһадир? – диде.

      – Юк әле, йокла, кузгалма, – диде Илбарыс һәм түр якка үз бүлмәсенә узды.

5

      Баһадир кояш чыгар-чыкмас кына уянып китте.

Скачать книгу