Скачать книгу

татар, дөнья әдәбияты, каләм ияләре турында язды-язды да, үзе үк шул даирәгә кереп китте. Әлбәттә, Р. Мостафин да нәкъ шушы кавемнән, даирәдән, мәсләктән. Аның көн күрмеш, яшәү турында йөзләрчә чәчмә, тезмә әсәрләрен әледән-әле укып белеп, «Карале, ә!» дип сокланып торабыз. Тик…

      Тик барыбер аны фәкать күңел, җан, аң, тәэсир иң әүвәл Муса Җәлил янәшәсенә китерә дә куя, китерә дә куя. Татар халкының бөтен дөнья, ил, Ватан тарихында кем, нинди икәнлеген җаны-тәне белән белгән, аңлаган Сергей Смирнов, Константин Симонов – тагын бихисаплар! – М. Җәлилне Байрон, Лорка дәрәҗәсендә яд иткәннәр икән, бүгенге Рәсәйдәге безне танырга теләмәү өмете, идеясе җил искәндә күзгә эләккән чүп кенә ләбаса ул. Монда инде Рафаэль абыйның Казык йолдызы какшамас. Мәңгегә үз урынында. Әнә ич: татар халкы, гомумән, бөтен төрки гавамы үзенең кем, нинди икәнлеген фәкать Тукай белән аңлый, аңлата ала. Сөембикәләребез, Кол Шәрифләребез, Ядкәр ханнарыбыз бар. Аллага шөкер. Маяклар күп. С. Максуди, М. Вахитов, М. Солтангалиев… Шунда – Муса Җәлил. Идел-Урал штаты дигән дәүләти татлы хыялын Коръән тотып Плетцензее төрмәсендәге гильотина пычагы астындагы каны белән яд иткән шәхесләребездән ич.

      Әлбәттә, М. Җәлил эзләре буенча татар әдәбияты дигән дәрьяга кереп киткән Р. Мостафин боларның чын асылын хәзер – ошбу дөньяда җитмеш ел гомер кичүе дәверендә тәмам белә инде. Тарихны, халыкларның, адәми затларның яшәү рәвешен һичкайсы – патша, император, президент – үз указлары бүреге белән каплый алмый. Бүрене кулга ияләштерергә мөмкин. Ләкин, Хемингуэй әйткәнчә, кешене юкка чыгарып була, тик аны җиңү мөмкин түгел. Рафаэль Мостафин – мәшһүр Гази Кашшаф дәвамчысы – Муса Җәлилнең нибарысы 38 яшьлек гомер кичүе, иҗаты мисалында татар халкының мәңгелек яшәүчәнлеген раслаган, дәлилләгән гаять илтифатлы затларыбызның алыштыргысыз берседер ул. Кем ул дип сораган сурәтләрендә аны, язучылар, рәссамнар хакына көнен-төнен кызганмый иҗат иткән Ирвинг Стоун кебек дияргә кирәк. Идегәебез булган. Ләкин халык аның хакында дастан иҗат итмәсә – ул кем? Онытылыр идедер. Шанлы Тукай бар, тик аны халкыбыз данламаса – ул кем? Бөек Җәлил һәлагеннән соң да исән. Әмма шәүкәтләрлек халык, бөтенебез, ахыр килеп, берәү булмаса – без кем?

      Әгәр дә куш учка сыярлык бәләкәй Җир шарында гомер сөрүче адәми затлар бүген илаһи бер татар халкы яши, яшәячәк икәнлеген белергә, танырга, әңгәмә корырга, сәүдә итәргә тели икән яисә теләми икән, үз ихтыярларында. Сөбханалла, туфрагыбыз сукаланган, орлык чәчелгән, рухыбыз Тукайча, Җәлилчә, моны әйтүебез, белдерүебез Мостафиннарча. Тыйнак кына. Ипләп, сипләмичә. Ашыкмыйча, артык ашкынмыйча. Энәне кая кадап, җебен ничек йөртәсе икәнен анык белеп. Гөнаһыбызны танып, савабыбызны табып.

      Шулай итеп, уртак мәсләгебез, өммәтебез, иманыбыз исән-сау икән, Рафаэль Мостафиннарыбызны онытмаслык итик әле. Хәлемнән килгән сурәттә шәхсән аны «Татарстанның халык язучысы» дип атар идем. Имзамны рәхәтләнеп, ихластан куеп. Мөһерен, тыннарын өреп, тиешлеләр – без сайлаганнар басарлардыр, шәт.

      Әнә генә бит ул. Йөри. Күңеле

Скачать книгу