Скачать книгу

Марсель Галиев – шагыйрь, чәчмә әсәрләр, пьеса, җырлар авторы, кабатланмас төстәге иҗади шәхесләрне сурәтләп бирүче шәп әдип, диген. Өстәп куй: ул – татар теленең җелегенә төшеп язучы.

      – Җелегенә төшеп? Сөяк кимерә-кимерәме?

      – Әйе, тормышның, яшәүнең мәгънә сөяген кимереп.

      Гариф агага өстәп, тагын ни әйтим ди инде? И-и, Марсель Галиев турында язарга тотынсаңмы?..

      Ә нигә язарга? Язучыны укырга кирәк аны, укырга! Һәм аңларга. Аңлагач кабул кылырга. Кабул кылгач – яратырга. Яраткач – онытмаска.

      Ул Тукай бүләгенә лаек. Әнә үзе яратмаган төстәге кызыл тышлы итеп дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Ә бу Тукай бүләгенә хуплап тәкъдим ителгән «Догалы еллар» китабын, үзе әйтмешли, егылып укырлык. Хәтта сәҗдәгә китеп. Халык яратты, үзе хакындагы елъязма сурәтендә кабул кылды. Кабул кылынгач саваплы ул, хәерле. Иманы таза каләм иясе халыкка каза язмас.

      Марсель Галиев – шагыйрь, ул – чәчмә әсәрләр иясе, ул – публицист. Тукаебыз сүзе белән әйткәндә, моңлы да, зур да шәхесебез, җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать эшлеклесе. Без аның шундый булганы, шундый була белгәне белән дә бәхетлебездер әле.

      Ул – ундүрт китап иясе. Әйтергә кирәк, «Еллар чалымы», «Апрель кызы», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» ише шигырь китаплары, «Ул чакта», «Ерак урман авазы», «Сиңа мин кирәк», «Алтын тотка» кебек хикәя, повесть мәҗмугалары белән Марсель Галиев үзен чын татар язучысы дәрәҗәсендә танытты.

      Әнә ил буена Марсель кайтып килә, үз халкына таба барышы.

13 апрель, 2001

      МӘҢГЕЛЕК ЗАМАНДАШ

      Җирдә кеше торса торсын,

      Эзе калсын тирән булып.

      Үзе үлсә, эше калсын

      Мең яшәрлек имән булып.

      Тиңдәшсез җәлилчеләр каһарманлыгына илһам биреп торган көчнең тамырлары кайда? Без моны яхшы беләбез – совет чынбарлыгында, коммунистик рухта. Тик мин Җәлилнең менә шушы һәр укучы бала яттан белгән шигырендә Галимҗан Ибраһимов дөньясын да тоям. Җәлилчеләр йөрәгенә саф көрәш канын Ибраһимовның яшәү үрнәге һәм иҗат тамырлары да китергәндер. 90 еллык юбилее көннәрендә мин Галимҗан Ибраһимовны шулай, Җәлилне сокландырган мәгърур имән итеп күрәм. Һәм бу имән минем алда Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконскийны гомерлеккә тетрәндереп, сокландырып калдырган имән булып күзаллана. Чөнки гомерен халык азатлыгы өчен көрәшкә биргән революционер, һәр халыкның кешелек хакын раслап, даулап язган Галимҗан Ибраһимов – көрәшчеләрнең, җырчыларның яңа буыннары арасында рухи бер арадашчы да.

      Шуның белән ул һәр буынның замандашы булу хокукына ия. Ул безнең халыкның якты идеаллар өчен көрәшчесе, әдәбиятының классигы гына түгел. Ул – халыкның үткәненең һәм киләчәгенең дә аксакал классигы.

      Киләчәкнең классигы. Ихтимал, бераз сәеррәк яңгырыйдыр. Ул, Атлант кебек, татар совет әдәбияты гөмбәзен күтәреп торучыларның берсе. Ләкин аны берничек тә хәрәкәтсез, җансыз сын рәвешендә күз алдына китереп булмый. Аның иҗаты бүген дә иң алгы сафта. Чөнки аның классик мирасына сугышчанлык хас. Сугышчан

Скачать книгу