Скачать книгу

икән, бик әйбәт, аларга тоткарлык булмасын, дидем. Басылдылар. Күрдек. Ләкин юбилейлар да узып китте. Минем повестьны басарга җыену сизелми. Әйтерсең ул бөтенләй юк. Һәм бу редакция работникларын да, редколлегия членнарын да борчымый кебек. Бу хәл мине бик каты рәнҗетә.

      Мин рәхәтләнеп яңадан-яңа әсәрләр язар вакытымда, җиде ел гомеремне Союзда җитәкчелек итү эшенә бирдем. Партия һәм каләмдәш иптәшләрем тапшырган бу авыр, җаваплы эшне намус белән, хәлемнән килгән кадәр тырышып башкардым. Өлкән һәм яшь язучыларга карата, аларның иҗатларына бәя бирүдә мөмкин кадәр гадел, объектив булырга тырыштым. Мина өч тапкыр хисап доклады белән чыгарга туры килде. Гражданлык намусым кушканча, эстетик белемем, әдәбиятны аңлау дәрәҗәм мөмкинлек биргән күләмдә яхшыны яхшы дип, начарны начар дип бәяләргә тартынмадым. Җиңел булмады. Чорыбыздагы катлаулы әдәби хәрәкәт һәм четерекле иҗат эшләребез турында хисап доклады белән чыгуның минем өчен повесть яки роман язуга караганда да авыррак булганлыгын үзем генә беләм.

      Ниһаять, иҗат эшенә бушагач, сугыш чорында үзем күргән, күп еллар буе онытылмыйча һаман күңелемне биләп, җанымны тынгысызлап килгән вакыйга һәм кешеләрне нигезгә алып, шул повестьны яздым. Әсәремнең әдәбият алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирүенә шикләнмим. Миннән яңа әсәр көтүче укучыларымның да аны хуп күреп кабул итәчәгенә ышанам (повестьның «Соц. Татарстан»да басылган өзекләре буенча миңа фикерләрен әйтүчеләр, аның тулы килеш басылып чыгуын көтүчеләр күп).

      Кайбер иптәшләрнең повестьны сугыш чоры колхозының кара якларын нигезгә алган итеп кенә күрергә теләүләре белән һич тә килешә алмыйм. Хәтирәнең, иске йола богаулары астында газапланган хәлдә, башына килгән шәхси фаҗигагә җиңелмичә, патриотик хезмәтендә нык торучы, үзенең генә түгел, иренең дә исәнлегеннән бигрәк намусы өчен фидакяр көрәшүче татар хатыны образының язмышы әдәби әсәр өчен әһәмиятле түгелмени? Корбангали? Бернинди ялган авторитетлар, тормышка хилаф, ялгыш күрсәтмәләр белән исәпләшмичә, барыннан да элек, үзенең коммунистлык намусына таянып, колхоз белән җитәкчелек итүче председатель образы әһәмиятле түгелмени? Авыр сугыш чорында колхозларны аяктан екмыйча, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүдә шундый коммунист председательле колхозлар хәл кылгыч роль уйнамадымыни?»

      (Шушы урында билгесез сәбәпләр аркасында хат өзелә.)

      Баксаң, бу – йә көләрлек, йә еларлык өлгедер. Мәшһүр «Агыйдел» повесте иясе Мирсәй Әмир бер караганда ниндидер кызганыч хәл-әхвәлдә калган бичарадыр кебек. Әмма язучыны тозакка капкан күк күгәрчен мескенлегендәгечә, читлеккә каптырылган арыслан ярсуындагыча күз алдына китерүе һич тә кыен түгелдер.

      Ихтимал, шулай дип язарга дучар булган мәлендә, ул үзенең Сталин төрмәсендә нахакка ятып, теге, бу сорау алуларда газап чигүләрен йөз мәртәбә күңеленнән, җаныннан кичергәндер.

      Шушы урында катгый бер искәрмә: әгәренки ак патшамы, большевиклар хакимиятеме тыймаса,

Скачать книгу