Скачать книгу

елны, Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдәге декадасы уңае белән, ул беренче тапкыр нурлы башкалага килә, киң дөнья сулышын тоеп кайта. Бу вакытта инде ул «Татар поэзиясе антологиясе»ндә басылган Мозаффария, Г. Кутуй, Г. Афзал кебек шагыйрьләрнең русчага тәрҗемәсе авторы. Беренче уңышлы тәҗрибәләр биргән илһам канатлары аны Тукай шигърияте дәрьясына якынайта.

      Тукай – дөнья поэзиясе җәүһәрләренә үз балкышын, татар халкы рухының кабатланмас нурын биргән шагыйрь, иҗатының камиллеге, сугышчан эстетикасының бөеклеге белән халык рухының йөзек кашы булып танылган шәхес. Аның шигырьләрен тәрҗемә итү рус һәм бөтен дөнья шигърияте асылын тирәнтен белүне дәгъва итә. Бу – олы бурыч, зур таләп. Ганиевнең моңа омтылышы теоретик әзерлектән башлана. Мәскәүдәге дөнья әдәбияты һәм сәнгате институтында татар шигъриятен русчага тәрҗемә итүгә багышланган диссертациясе аны олы максатка якынайткан төпле нигез була. Тукай – төрки әдәбиятлары рухын үз сулышы белән баеткан шагыйрь, әнә шул рух нидән гыйбарәт – моны ачыклауга ул төрек шагыйрьләре Арабавы, Назыйм Хикмәт, төрекмән поэзиясенә нигез салучылардан берсе – Һиндстанда яшәп иҗат иткән Бәйрәмхан шигырьләрен иҗат итү аша якыная.

      Шушындый ук иҗат алымын В. Ганиев Дәрдемәндне русчага тәрҗемә итүдә дә куллана. Аның бер генә шигырен дә кинәт кенә тәрҗемә итү мөмкин түгел, Дәрдемәнд рухын бар асылында тоюга ул Бабич, Туфан шигырьләрен үз күңеле һәм каләме аша үткәрү белән ирешә. Шушы ук алымны М. Гафурины тәрҗемә итүгә дә нигез итеп ала. Аныңча, М. Гафуриның иҗаты ниндидер демонлык асылы, гыйсъянчылык рухы белән Һ. Такташ иҗатына тәэсире бар кебек. Бу М. Җәлилнең беренче шигырьләренә дә хас. Аларның иҗатларындагы шушы уртак сыйфатны тәрҗемә иткәндә искә алу, чагылдыру М. Гафуриның русчада биргәндә дә ярдәм иткән. Шагыйрьләребезнең кайбер русча тәрҗемәләрдә сүлпән, шәхси үзенчәлекләрдән мәхрүм кыяфәттә яңгыравы, ниһаять, тиешле тану һәм данга ирешә алмыйча, гадәтилеккә дучар булуы шагыйрьләр иҗатының бер-берсенә карата диалектик үсешен, рухи традициясен, новаторлык сыйфатларының таяну ноктасын исәпкә алмаудан килә торган чир. Бу – тәрҗемә дигән иҗат эшчәнлегенең без тиз көндә игътибар һәм дәва кылырга тиеш проблемасы. Гомумән, шагыйрьләрнең бер-берсенә байый барган мирас рәвешендә күчә килгән уртак рухи, социаль эстетик һәм тел-стильдәге сыйфатларны үзара нисбәттә карау Вил Ганиев иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берседер. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын тәрҗемә иткәндә, ул Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясе рухын даими игътибарында тота. Чыннан да, К. Барскаяның «Муса Җәлил Пушкиннан өйрәнгән» дигән фикере бар. Мисал өчен, Хан Мәмәд монологы белән Борис Годунов монологы арасында ниндидер үзара һич кисешмәгән, әмма янәшә торган кызыл җеп берлеген сизми мөмкин түгел. Һәр ике монолог эчке сулышы, пульсы, рухы белән күңелдә бер үк тойгы уяталар, бер үк сыйфаттагы тәэсир көченә ияләр: «Достиг я высшей власти…», «Душа тревогой сумрачной объята…» Менә бу күзәтү тәрҗемәчегә әлеге монологны

Скачать книгу