Скачать книгу

кыса иде.

      Шунда мин тугайны бастырып торган болытлар астында һәм кыеклап яуган кар кочагында бер кошчыкны күреп алдым. Талпына, нәкъ минем җаным ише. Таныдым – тургай. Китмичә калган. Кырларның игеннәре җыеп алынмаганга кайгырып калган диярсең. Мәңгегә үз якларында – Туган иле белән калган ул тургай.

      Шул төнне тупылларның ярсу шаулавына кушылып һәм болытларга күз ташлый-ташлый, менә мондыйрак бер шигырь язасым килде.

      Көзге җиһан – көйсез бала,

      юатыр чара кайда?

      Ватык уенчыктай өнсез

      тургай оча һавада.

      Канатымы яраланган,

      чуалганмы хәтере?

      Югалган баласын эзли

      микән, дөнья бетереп?

      Кардәшләре күптән инде

      ят җирләр җимен ашый.

      Чит икмәккә ил сөюен

      алмашмаган бу гашыйк.

      Оча тургай!

      Җим эзләми –

      тамагы тук хәсрәткә.

      Нинди җырның моңы бар соң

      җиһандагы сурәттә?

      Кем шигырьгә орлык эзли

      түрендә бу тугайның?

      Кайткан мәллә сагынып илен

      күңел кошы Тукайның?

      «Очты дөнья читлегеннән

      тарсынып күңлем кошы», –

      дип җырламас иде шагыйрь,

      күрсә бу көз балкышын.

      Ялкынлы сөю каршында

      көчсез ел фасыллары:

      Кышын җырлый тугаенда

      кошларның асыллары.

      Көзнең Туфаны бу тургай –

      яшәми тугай ансыз.

      Шигырь тугайлары нишләр,

      булса әгәр Туфансыз?

      Көзге җиһанда – сүзсез җыр,

      аңлашыла болай да!

      Җил актарган китап сыман,

      тургай оча тугайда.

      Шагыйрьләр шушындый тургайдыр инде алар.

      Хәсән Туфан – аерата. Ул, мин күргән, мине хисләндергән тургай бөтенләйгә үз кыр-болыннары белән калган кебек, гомере буена үз халкының мәнфәгате, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән. Ул халыкның холык-табигатендәге шатлык һәм кайгы фасылларында да өзлексез җырлап тора.

      Шагыйрь булсам, мин Туфанны каны Кол Гали, рухы Тукай, хыялы Такташ, вөҗданы Җәлил булган милли шигъриятебезнең тере йөрәге дип данлар идем. Теге тугайның салкын тәнендә кайнар йөрәк булып типкән тургай шикелле фидакяр бер заттыр ул. Тик бу затның җырлый һәм саклый торган тугае безнең милләт иле генә дә түгел. Туфан – халыклар арадашчысы. Байтак халыкларның зур акыннары үз тавышларын шагыйрь Хәсән Туфан моңына көйләп тора.

      Шушы ук көз. Инде кышкы фасыл ишеге ачылып, шуның бусагасыннан атлап керер-кермәс торган чак. Галиәсгар Камал театрыннан чыгабыз. Быелгыча, бозлавык, тайгак. Андыйда икәүләп йөрүе җиңелрәк, андыйда егет – кызга, ир хатынга терәк, андыйда уй-теләк уртак – ничек тә егылмау. Һәр адымың сак, үлчәүле.

      Ул көнне хатыным белән бер-беребезгә терәк була алмадык. Ишектән Хәсән ага Туфан килеп чыкты. Теләсә нинди тайгакларда да каләмгә таянып калып була торгандыр, ә бозлавыкта Хәсән аганың таягы көчсез иде – ян-ягыннан култыклап, өенә кадәр җитәкләп илттек. Мөнҗия апа алдан

Скачать книгу