Скачать книгу

йә язучы, йә композитор чыкмаган авыл юктыр. Болары аның соңрак, бер кат авыл сәхнәләрендә әвәләнгәч.

      Шагыйрь – унсигездә дә шагыйрь. Драматург утыздан соң гына. Тормышның көрәш һәм үсеш диалектикасын аңлагач, сәхнә сәнгатенең чиктән тыш четерекле һәм авыр икәнлеген белгәч. Синең, драматург, иҗат эшенә чынлап торып бераз соңлап килүеңнең сәбәбен мин шунда күрәм. Ләкин бу хәерле соңару булган.

      Мөгаен, утыз яшьнең теге ягына чыгу насыйп булса, Тукай пьесалар язар идедер. Такташ кебек. Гомере булса, Тукай опера, балет либреттолары да язу бәхетенә дә ирешер иде. Җәлил кебек. «Кисекбаш»та Тукай-драматург киселеп калган.

      Безнең милли драматургларыбызның байтак өлеше артистлыктан үсеп чыккан. Санап тору кирәкмәс. Билгеле.

      Син дә шундыйлардан. Бүген сүз – синең хакта, Сәет ага.

      Сәет Шәкүров. Шул артистлыгыннан калгандыр (һәм, билгеле, соңгы сугыш контузиясе), кычкырып сөйләшә. Кычкырып, ихлас көлә. Элекке гвардияче, элемтәче-разведчик. Артиллерия утын төгәл юнәлтеп торучы. Монын өчен аңа, элемтә кәтүген өстерәп, алгы сызыктан күпкә алга чыгу, урындагы иң биек төшкә «кунаклау» кирәк. Безнең снарядларның дошман өстенә дөрес төшүен тәэмин итәр өчен. Син дошманга иң якын арада. Кулда – телефон трубкасы. Янәшәңдә иң якын торган нәрсә – үлем. С. Шәкүровның «Кызыл йолдыз» ордены шул үлемне якын җибәрмәгән өчен. Ул катнашкан Кёнигсберг крепосте һәм шәһәре өчен барган сугыш – соңгыларыннан. Иң дәһшәтлеләреннән. Шушында, III Белоруссия фронтында сугышканда, ул каты яраланган. Кайдадыр янәшә Фатих Кәрим сугышып йөри, шушында ятып кала…

      Шушында, бәлки, Сәет Шәкүров үз күңелендә «Зөһрә йолдыз» трагедиясенең образларын тоя башлагандыр. Шушында ул, баш турысыннан дошман ягына очучы үзебезнең снарядлар ухылдавыннан арынырга теләп, «Уракчы кыз» җырын җырлагандыр. Матур җырлагандыр. Артист кеше чөнки. Сугышка – Минзәлә театрыннан. Колхозларда күпме йөрелмәгән, кемнәр очрамаган. Ул ут астында ятканда, кайдадыр «Уракчы кыз» героик драмасының Сәрбиназы тылда эшләп йөргәндер әле. «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» драмаларының дистәләгән геройлары. Болар әле – киләчәктә. Ә алай да күңелнең серле тирәнлегенә кайчан килеп кергәннәр алар? Драматургның канында кайчан аваз салганнар?

      Кёнигсберг. Татарстанның Балыклы Чүкәй авылында туган бер улы Германиядәге Крупп заводларының берсендә коелган корыч белән, күкрәккә күкрәк килеп, шушында очраша. Драматургның киләчәк геройлары да очрашкан ул корыч белән. Геройларының явызларын шунда җиңеп калдырган драматург. Ә сафларын, курку белмәс батырларын, туган илгә чиксез бирелгәннәрен сугыш утыннан үз күкрәге белән шунда каплаган ул. Киләчәкне афәттән каплаганда. Крупп корычлары Җәлилләргә, Кутуйларга, Кәримнәргә, Хәкимнәргә, Ишморатларга, Шәкүровларга гына коелмаган иде. Крупп корычлары «Моабит дәфтәрләре», «Сагыну»лар, «Идел егете», «Дуга»лар, «Давылга табан»нар, «Туган туфрак»ларның инде беркайчан җиңелмәс өчен киләчәктә туачак геройларына да атап дары белән корылган иде. Баш киселсә киселде, тик җырлар үлмәде, калды. Сагынылса сагынылды, тик хатлар

Скачать книгу