Скачать книгу

кораллары юкса. Болар, ахыр килеп, вәгазь әйтүем түгел, субъектив фикер, укыган әсәргә карата мөнәсәбәтем генә. Әйе, бу дөньяда Лирон Хәмидуллин дигән язучы бар. Шулай икән, аның да укучыга үз таләбе, димәк, укучыга җиткерәсе әдәби-нәфис җирлектәге фикере бар. Ул фикеренең нәтиҗәлелеген көтәргә хаклы итеп яза.

      Язучы, – димәк, гомерлек юлчы. Юлга чыккан кешенең барасы килгән җиренә җитүен телик.

5 июнь, 1977

      СОҢГЫ ҖЫРЫ РӘВЕШЕНДӘ

      Һәрберебезнең үз вакыты бар. Вакыт учак кебек яна. Ә учакта безнең гомер дөрли, тормыш…

      Бәхеткә, шунысы бар тагын: һәркем үз учагын үзенчә яга. Кайберәүләрнең учагы үзен генә җылытырга җитә. Икенче берәүнең якканы үзеннән соң да дөрләп кала. Күпме кеше күңелен җылылыгы, нуры белән еллар аша дәшеп тора.

      Ул учаклар – кешенең эше, күңел көзгесе.

      Минем кулда – шундый бер күңел көзгесе. Гази Кашшафның гомере буе ялкынланып, дулкынланып яшәгән йөрәгенең соңгы учагы. Ул – тәнкыйтьченең татар совет театрына, аның көндәлек тормышын чагылдыруга караган мәкаләләре җыентыгы. «Күңел көзгесе» дип аталышы бик мәгънәле.

      Бу хезмәтне дикъкать белән, бирелеп, дөресрәге, кызыксынып укыйсың. Кайбер китаплар бер-ике бите белән үк туйдыра. Ә бу исә, битен ачкан, укыган саен, зиһенне ныграк били. Син танып белү могҗизасы белән күзгә-күз очрашасың. Тыгыз фикер, гади юллар арасындагы зур идея белән байый барасың. Еллар үтәр, менә шушы могҗиза, фикер, идея, фәлсәфә буыннарның зиһен, аң, күңел иләге аша исән-имин үтәр дә киләчәккә атлар. Мин моны Гази Кашшафның 1940 ел- ның августыннан алып 1974 елның апреленә кадәр язылып, шушы җыентыкка тупланган мәкалә-рецензияләре чагыштырмасына, дөресрәге, шуларда сөйләнгәннәрнең бүгенге көнебез идеяләре белән тәңгәл килүенә карап әйтәм. Г. Кашшафның чирек гасыр дәвамында татар театры турында язганнары заманыбызга хас яңгырый. Димәк, ул ялгышмаган, театр елъязмачысы буларак, кичәгене язганда да иртәгәне күздә тоткан. Драматургиянең, театрның, артистның хезмәтен иҗтимагый тормыш дөреслеге белән чагыштырып бәяләгән.

      Кереш сүзендә автор болай ди: «Мин актёр да, режиссёр да, драматург та түгел, ләкин, драматик әсәрләргә килеп тотынуга, мин актёр да, режиссёр да, драматург та булам». Бу сүзләрендә мин аның үз иҗтимагый бурычын тирәнтен сиземләвен һәм аңлавын, яңа кеше тәрбияләүдә иң мөһим урыннарның берсен биләгән театр сәнгатен тикшерүченең нык принципиальлеген күрәм.

      Каян килә бу ышаныч һәм көч?

      «Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле повесте – иң көчле реалистик әсәрләрнең берсе. Әдипнең каләм көче бөек Толстойның художниклык көчен хәтерләтә. Ул шундый киң, эпик вакыйгаларны бер фокуска туплап, бер кеше язмышында бөтен бер катлау язмышын сурәтли белә, бер төркем персонажлары омтылышларында халыкның тарихи хәрәкәтен күз алдына бастыра ала. Социаль типларны ювелир осталыгы белән эшкәртә белгән бөек әдипнең иҗат мирасында дистәләрчә характерлар бар. Аларның күбесе үзләренең

Скачать книгу