Скачать книгу

әлеге нисбәттән рәхмәт хисе белән кулга аласың. Китапның әлеге дә баягы «тоташлый» укылуына әсәрнең үзбәкчәдән турыдан-туры һәм оста тәрҗемә ителүе сәбәпчедер.

      Әсәрне укып бетергәч, «Тәрҗемәчесе кем икән?» дигән кызыксыну уяна. Таныш булыйк: Лирон Хәмидуллин. Хәер, таныш исем. Хөрмәтле укучы аның үз иҗат җимешләре белән дә, тәрҗемәләре белән дә әледән-әле күрешә тора. Газеталар аша, журнал сәхифәләрендә, китаплар аркылы. Татарстан Язучылар союзының проза секциясе күптән түгел булган утырышында аның бу сыйфатына тиешле бәя бирде инде. Иҗаты тикшерелеп, Л. Хәмидуллин СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде.

      Моңа аның иҗатының минем кул астындагы берничә үрнәге тиешенчә дәлил булса кирәк. Менә В. И. Ленин хакындагы ике җыентык. Берсенең аталышы – «Ленинның якты юлыннан», икенчесе «Гасырлар кешесе» дип исемләнгән. Беренчесендә дөнья халыклары әдәбиятының Ленин хакында язылган әсәрләреннән үрнәкләр тупланган. Анда А. Ивановскийның «Кулга алындым… Казаннан сөрелдем» дигән документаль очеркыннан һәм Н. Виртаның «Кичке чаң» романыннан өзекләрне Л. Хәмидуллин тәрҗемә иткән. Татарча «Лениниана» сериясенең бишенче китабы булган «Гасырлар кешесе» җыентыгына драматургларның юлбашчыбыз образын чагылдырган иң яхшы әсәрләре кертелгән. В. Гузановның «Казан университеты студенты» дип аталган киноповестен да Л. Хәмидуллин тәрҗемәсендә укыйбыз. «Костя Анастасьин белән ничек булды соң?» кебек кайбер күңел карышкан тәрҗемә юллары булуга карамастан (мөгаен, «Костя Анастасьинны нишләттеләр соң?» дию кирәктер), гомуми тәэсир уңай.

      Лирон Хәмидуллинның шуннан соңгы игелекле бер эше – танылган казах язучысы Әнвәр Алимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» повестьларын тәрҗемә итүе. Әйтергә кирәк, китап Мохтар Ауэзовның «Абай» романыннан соң тугандаш казах әдәбиятыннан татарчага тәрҗемә ителеп, безнең укучы кулына эләккән күзгә күренерлек зур үрнәкләрдән берсе. Бу повестьларны Ә. Алимҗанов русча язган. Повестьларның беренчесе өчен Казахстан дәүләт премиясен алган, ә икенчесенә Җәваһарлал Неру исемендәге халыкара премия бирелгән. Аларның безнең әдәбият киштәсенә менүе – шулай ук шатлыклы хәл.

      «Күкшел таулар итәгендә» повесте татарча тәрҗемәдә болай башланып китә: «Себер чикләрен узганга да ни гомер. Биредә дә инде кайчаннан бирле тукталып торабыз. Бер поезд сыешлы кечерәк кенә полустанок югыйсә. Вакыт исәбе белән биредә хәзер яз уртасы булырга тиеш. Умырзая, лаләләр чәчәк атып утырыр чак. Әмма һәр тарафны биләгән коры комлыкта яз сулышын тоярлык бернәрсә дә юк». Акыл белән тулы авыл агае сөйләме кебек, табигый агышлы хикәяләү рәвеше, һәр җөмләнең төрлечә төгәлләнеше фразаны, киң болынның бер карышындагы чәчәклек кебек, күп буяулы иткән. Бу – экспрессив, әле йөгерек, әле киеренке интонациядә язылган повесть рухыннан. «Отрар хатирәсе» исә язылышы белән эпиклыкка тартым. Шуңа күрә тәрҗемәче биредә фигыльләрне күп куллана. Тарихи вакыйгаларның психологик киеренкелеге дә шуны таләп итә. Чөнки әсәр «нәрсә?» дигәнгә түгел,

Скачать книгу