Скачать книгу

беренче язында яралангач һәм госпитальдә дәваланып чыккач, Нәкыйп авылга кайтып торган иде. Беркавым җылы сөт, үлән сулары эчеп сихәтләнгәч, өй түбәсенең черегән такталарын алыштырып бетергәнен дә көтмәстән:

      – Үпкәләмә инде, әнкәй, ярыймы? Китим әле мин… Өйдә ятсак, фашист козгынны кем куар? – дигән иде.

      Ана нишләсен инде? Бердәнбер улының күзенә карады, һәм барысын да аңлады. Сүзсез генә рөхсәтен бирде. Ул рөхсәтнең иң соңгы рөхсәте икәнен белгән булса да, каршы килә алыр идемени? Шуннан соң:

      Күз керфекләрем талганчы

      Карыйсым калган икән, –

      дип, меңнәрчә мәртәбә җырлап кына юанды.

      Мәрьям ул чакны җилпучында өч-дүрт кенә уч он калган йортта ары сугылып, бире кагылып аһ орса да, сугышчы улына тамагы туярдай күчтәнәч хәстәрли алмады. Күрше Гөләндәмнән әҗәткә бер бөтен арыш ипие алып чыкты. Аның ире тракторчы иде, сугышка җибәрми тордылар. Әзме-күпме хәлләре бар, Гөләндәмнең күңел тәрәзәсе ачык иде.

      Нәкыйп ул ипине, киң күкрәгенә терәп, урталай кисте дә яртысын солдат биштәренә төреп салды, калган яртысын өстәлгә куйды.

      – Гөләндәм апага әйт, әнкәй, үз бурычымны кайткач үзем түләрмен, дип әйтте диген… Ә иртәгә колхоз председателе янына бар. Сөйләштем: өч пот арыш язып бирергә вәгъдә итте, – диде.

      Нәкыйп шул китүдән кайтмады… Кем белә, исән-имин әйләнеп кайткан шәттә, баягы Зөбәрҗәт, ихтимал, Мәрьямгә онык тиешле кыз булыр иде әле, әй? Кәшифә, Нәкыйп… Кеше-карага белгертмичә, Мәрьямнең үзеннән дә яшереп, йөрешеп кенә калдылар шул. Тик андый эшне ана, үз күзе белән күрмәсә дә, күңеле белән сизми каламы соң?.. Өзелгән җыр, өзелгән җеп; өзелгән гомер, өзелгән нәсел…

      Ә ипи әҗәте шул көенчә үтәлми калган икән ләбаса! Ул аны элегрәк елларда изге ният белән кайтармаган, кертмәгән иде. «Ашар ризыгы бетмәгән булса, Нәкыйбем кайтыр да үзе түләр», – дигән өмет шулай итте. Күрәсең, тора-бара баштан чыккан… Галимә ахирәте әйткән әҗәт шул инде, алайса. Теге козгын да шуны искәрмәде микән? Кеше икмәге белән озак яшәмәссең бит инде.

      Мәрьям әби: «Туктале, куәсемә баш ясап, ипи салыйм да Гөләндәмгә шул бурычны үз кулларым белән кертеп бирим әле. Ипи салып карамаганга ни гомер инде. Һаман кибетнеке. Гөләндәм үзе күптән оныткандыр, шәт. Ни әйтсәң дә, биргән онытыла, алган онытылмый… Кайтыр тәкъдирдә Нәкыйбемә бер эш кими торыр, ичмасам», – дип уйлады.

      Шундый ният белән кече капканы ачып эчкә атлады. Бирәчәгең бирми, гүргә кереп булмый ич.

      Ялтырап кояш чыкканын ул абайламыйча да калды.

      Ә кояшның якты, җылы нурлары яфракларда елтырашкан яңгыр тамчыларын ни арада кипшетеп бетерде. Агач кәүсәләре югандай чистарып калды. Тәрәзә каршындагы миләш агачы ботагына алгы канатларына киң кызыл тасма төшкән чуар күбәләк килеп кунды. Әйтерсең лә кемнеңдер тылсымлы кулы, табигать белән шаярып, вакытыннан бик күпкә алдан миләш тәлгәшен кызартып чыгарды.

      Икенче көнне таң белән урам буенча фермага таба ашыгучы кыз-кыркыннар, хатыннарның сөйләшеп узганы ишетелде. Алар арасындагы

Скачать книгу