Скачать книгу

аларны уналтынчы гасырда куып җибәргәннәр. Аларга инеш үзәне буенча югартын күчеп утырудан гайре әмәл калмаган. Инде менә яңа күчеш. «Хәерлегә булсын. Урыны гына оттырышлырак – күз алдында су тормавы күңел нурын сүрәнәйтә. Хәер, Кама күтәрелгәч, бар тарафтан урап күренәчәк, имеш», – дип, Каюмның бабасы хәтер төенчеген тагын бер кат барлап куйды. Уйлаганын оныгына да сөйләп бирде.

      – Хәтер менә шушы була инде ул, олан, – диде.

      Икесе дә тын калып, үзләре яныннан төшеп киткән һәм, инде инешне кичеп, тегермәнгә таба күтәрелә башлаган йөк машинасын карап калдылар.

      – Синең бабайларыңнан әнә ниләр калган! – диде малай. – Ә менә сездән монда берни калмый – су баса… Җил тегермәнен дә сүтәләр.

      – Сүтәләр, – дип килеште бабасы һәм тирән итеп уфтанып куйды. Оныгыннан яшереп кенә бармак бите белән күз төпләренә кагылып алды, тик малай анда ялтырашкан ике бөртек күз яшен барыбер күреп калырга өлгерде. Картайды инде Каюмның бабасы: бөтен җире агарды; бер кулы юк, бер аягы йөрми; тәнендә кылыч эзеннән калган җөй ярылып ята, ярчык эзләре дә тамаша күп.

      Үр сыртына бөркәүле машина сикереп менде.

      – Әти машинасы, – диде Каюм, танып. Тик нигәдер гадәттәгечә аның каршысына йөгереп китәсе килмәде. – Әти булсам, мин ул тегермәнне сүттермәс идем, – диде.

      – Рәхмәт, улым, – диде бабасы. – Мин дә.

      Берарадан алар янына бөркәүле җиңел машина килеп туктады.

      – Нишләп утырасыз монда? – дип сорады Каюмның атасы.

      – Тегермәнне сүтүләрен көтәбез, – диде Каюм, аңа карамыйча гына.

      Атасы, машинадан төшеп, аның чәчен сыйпап куйды:

      – Кызык булыр дисеңмени?

      – Без андагы күселәр чыкканын көтеп торабыз, – диде Каюм. – Алар хәтле әшәке-е!.. Үтерергә кирәк аларны.

      – Ничек итеп? – Каюмның атасы үз атасына карап алды. Бу аның «Нигә минем улымның башын юк-бар белән катырасың?» диюе иде. Каюм шулай аңлады.

      Күселәрне ни рәвешле тотарга икәнен Каюм белми иде әле. Җавапны бабасының күзеннән эзләп бакты, ә таба алмагач:

      – Аларны яңа авылга кертмәскә кирәк, – диде.

      – Зиһенле малай син, – диде атасы.

      – Ә син хәтерсез, – диде аңа малае. Ул, булдыра алганча, кашын җыерырга тырышты. – Бабайның бабасы салган ич аны. Ә син сүттерәсең.

      – Сүттермим, – диде атасы, елмаеп. Аннары, җитди итеп: – Сүтмибез, – дип өстәде.

      – Түбәдәге кешеләрне күрмисең мәллә? Агачларын төяргә машина да китте.

      – Сүтмибез, – диде атасы тагын бер тапкыр. – Түбәсен яңадан ябабыз без аның, калай белән. Такталарын да яңартабыз.

      Бәхтизар карт улы белән оныгының сөйләшүен тын гына тыңлап утырды.

      – Ник? – дип сорады малай атасыннан.

      – Минем әтинең бабасы салган тегермәнне синең улыңның улы да күрсен дип.

      – Шәп хәтер бу, әйеме, бабай! – Каюм үз башы турысында атасы белән бабасының куллары очрашуын сизеп алды: аларның икесе дә аның чәчен сыйпарга дип үрелгән иде.

      – Күселәрне нишләтәбез? – дип сорады малай, җиңел машинада әүвәл тауга түбән төшеп, аннары җил тегермәне үренә күтәрелгән чакта.

      – Капкыннар

Скачать книгу