Скачать книгу

әби тыны кысылып уянганда, өй эче таң яктысы белән тулган иде инде. Авыл өстеннән самолёт очып үткәне ишетелә икән. Козгын тавышы булып, шул төшенә кермәде микән? Аның гөрелтесе тәмам басылгач, сарайдан өзек-өзек итеп, кәҗәсе тонык кына аваз салды. Мич авызы алдында бер-берсенә сыртларын терәшеп яткан кәҗә бәтиләре уянышты. Карават очындагы мәче дә корсагын җәймәгә ышкый-ышкый киерелеп торды. Кәҗә бәтиләре койрыкларын селкеткәләп сузылдылар да әниләренә җавап бирделәр. Чак кына авыш идән буенча алар турысыннан ике юеш эз сузылып китте.

      Карчык, кымшанмыйча, беравык шушы авазларны тыңлап, кәҗә бәтиләрен, мәчене карап ятты. Күргән төшенең өн түгеллегенә сөенеп куйды. Йөрәге киңәеп, тәне җиңеләеп китте.

      Ул торды да ашыкмый гына күлмәген киде, идәндәге юешне чүпрәк белән сөртеп алгач, почмактагы кулъюгычны ишетелер-ишетелмәс кенә шылтыратып, зәңгәрсу төстәге исле сабын белән кулын, битен юды. Кәҗә бәтиләренә «хәзер, хәзер, балакайларым!» дип дәшә-дәшә, шакмаклы ак сөлгегә сөртенде. Аннары тирән эчле калай тәлинкәгә су салды да вак кына итеп ипи турады, аны өйалдында йомырка басып утырган ана казы алдына чыгарып куйды.

      Ул, казның озын, салкын муенын сыйпап:

      – Туңмадыңмы суң? – диде.

      Ана каз каңгылдап җибәрде дә томшык кырыйларыннан су чәчрәтә-чәчрәтә, башын югары чөя-чөя ашарга кереште. Ишегалдында ата каз да аваз салды.

      Өйгә кергәч, ул, сырмасын киеп, яулык өстеннән башына мамык шәлен япкач, сырпаланып аягы астында буталышкан кәҗә бәтиләрен култык астына кыстырып күтәрде һәм әнкәләренә алып чыгып кушты. Сарайда җылы тирес белән сөт исе килә иде. Тезмәдән бер култык тукранбаш печәне алып төшеп, кәҗәнең утлыгына салды. Керешли кочагына усак утыны төяп, галошын болдыр ишеге төбендәге инде сабы гына диярлек калган себеркегә ышкыгач, өенә узды һәм, чишенеп тормастан, морҗа калагын ачып, учак көйләп җибәрде, күмер салып, самавырын көйрәтте. Өй җылына башлагач, чишенеп, тагын кулын юып алды.

      Боларның һәммәсен ул ашыкмыйча, бит-кулын юган кебек рәхәтләнеп, ансат эшләде.

      Кичтән калган биш коймакны мичнең плитәсендә җылытып, радиодан татарча җыр тыңлый-тыңлый чәй эчкәндә, кызыл чәчәкле чокыр төбендәге ике кара җимешкә карашы төште дә козгынның күзләрен, ачык томшыгыннан чыгып торган кызыл телен яңадан аермачык күргәндәй булды.

      Ялгыз яшәп, ялгызы гына уйланып, ялгызы гына сөйләшкәләп йөрергә күнеккән Мәрьям әбинең тормыштагы барлык күренешләрнең хикмәтен, кеше сүзенең мәгънәсен, шулай ук үз төшләренең серен беләсе килә торган иде. Яшәүнең тәме, мөмкин булганнарны күреп бетереп, аңлардай нәрсәләрне аңларга тырышып үлүдә дип белә иде ул. Бүген дә менә учактагы күмерне буташтырды да, исле зәңгәр ялкыннарының сүрелгәнлегенә ышангач, морҗа калагын япты һәм, кәҗәсенә бәрәңге кабыгы салынган суны чыгарып, тавыкларына азык бутап биргәч, ахирәте Галимә янына барып кайтырга булды. Төшен дә юратасы, сөйләшеп тә утырасы килә иде.

      Ул капканың тимер келәсен чыңлатып ачты да, яргаланып беткән имән баганага сөялеп, әйләнә-тирәсенә күз салды.

      Быелгы

Скачать книгу