Скачать книгу

Ниткән әҗәт? Бу араларда һичкемгә йомышы төшмәгән иде бугай. Киресенчә, мәтрүшкә, миләш, балан, кипкән каен җиләге, юкә чәчәге ише вак-төяк йомыш белән күрше-күлән аның үзенә кергәли. Шушы бар күк табигать хәзинәсе белән кешеләргә кирәге тиеп торганга да шөкер, шуңа бик канәгать, риза. Әйе, якын-тирә арада аның кешеләргә бурычка кергәне юк.

      Ә шулай да Галимәнең юравы аның җанына борчу салды бит, бакчи. Гүя ул бик кирәкле бер эшен оныткан да шуның өчен үкенечкә төшкән. Ә хәзер генә исә алтмыш ике еллык гомеренең кемгәдер әҗәтле калган көнен, сәгатен һичничек исенә төшерә алмады. Хәер, әҗәттән үлмиләр, әҗәлдән үләләр. Ә ул, ни алса да, кире кайтарды. Шөкер, аның намусы керсез, тәрәзә төбендәге шушы тамчы гөленең алсу чәчәге белән бер. Моңа ул тәгаен кемнедер ышандырырга җыенмаса да, үзе шуңа эчтән икеләнмәс, шәт.

      – Рәхмәт, Галимә, – диде ул, пәрәвездәй нечкә һәм йомшак чәчен ак яулыгы астына җыйнап.

      Өенә кайткач, самавырын яңартты. Өфләп кенә, бу юлы ике өрек җимеше салып чәй эчте. Эчеп туйгач, ана казын ишегалдына канат язарга чыгарып җибәрде, ата казы буяган такта баскычны чистартып себерде.

      Сулап туймастай булып, яз исе килә. Көн, болытлы булса да, саф, пакь. Анда-санда яңгыраган авазлар аһәңле. Теге иләмсез җыр тынган: Гөләндәм, колагы тонып, саруы кайнап, студент егетнең җырын туктаткан, күрәсең. Бар дөнья тын. Бишектә йоклап яткан сабый бала кебек. Мәрьям әбинең кайчандыр коңгырт-кара булган, хәзер инде уңып, тоныкланып калган күзеннән ике бөртек яшь тамчысы бәреп чыкты. Инде ул яшьләр аның битен чылатмый, ә вак җыерчыклар челтәрләгән күз төбен генә кытыклап тора. Бармак бите белән сөртеп аласы да килми. Әллә ничек, шулай җиңелрәк шикелле. Коры хистән яшьле хис кадерлерәк.

      Ул калай ләгәндәге яңгыр суы белән чистарынган һәм инде болдыр ишеге төбендә сабырсызланып таптанган ана казын өйалдына – оясына кертте, җайлап кына күтәреп, йомыркаларына утыртты. Ә ата казын инешкә куалап төшерде. Өенә кайтырга юнәлгәндә, тыкрык борылышыннан, тар чалбарына көчкә сыеп, зифа билле, яңаклары янып торган бер кыз килеп чыкты. Ул җырлый иде, аны күргәч тынды тагын. Оялып китте, ахрысы. Оялып җырлау – чын җыр инде ул, Мәрьям карчык моны яхшы белә.

      «Кем кызы суң әле бу? – дип уйлады ул, хәтерен җыйнарга тырышып. – Чат Кәшифәнең яшь чагы. Карасана, танымый да торам, тишек хәтер – Зөбәрҗәт ләбаса! Күз тимәсен!»

      Кыз, аның янына килеп җитмәс борын:

      – Исәнме, Мәрьям әби! – дип эндәште.

      – Шөкер генә, кызым! Үзең ни хәлләрдә суң?

      – И-и, әби! Клубка оркестр апкайттык! Кич белән биергә кил!

      «Ә Кәшифәнең әнкәсе Сөембикә иде», – дип уйлады карчык.

      – Биибез әле, биибез. Ахирәткә кергәнче, чат биеп калыр чагыбыз, – диде ул.

      – Сине авылда «Җырчы Мәрьям» дә диләр бит әле.

      – Безне, кызым, хәсрәт җырлатты шул…

      – Ә шатлык?

      – Шатлыгы сезгә насыйп булсын инде. Сез җырласагыз, без җыламабыз. Бакчи, кыяфәтең үк җыр белән бер.

      – Киемемә карап әйтәсеңме? – диде кыз. Зәңгәрле-кызыллы курткасының ялтыравыклы

Скачать книгу