Скачать книгу

ә күзләре тулы нәфрәт, күкрәге тулы сүз белән әйтеп-аңлатып та бирүе мөмкин булмаган чиксез ачу иде. Ул ирексездән йодрыкларын йомарлады, ачуыннанмы, үзенең шушы мизгелдәге көчсезлегеннәнме, тешләрен шундый каты итеп шыгырдатып кысты, ике яңак сөяге дә күзгә күренеп кабарып чыкты. Әгәр дә мәгәр менә хәзер ул хезмәткә алынган матрос булмаса, үзен һичкайчан болай, бөтен строй алдында, яңагына суктыру түгел, каршында карчыгадай очынган җирән сакал-мыеклы, җирән чәчле шушы мичман Ярославцевны үзе тотып ярыр иде. Бәлки, җиңә дә алмас иде ул аны, тик барыбер менә хәзерге мизгелдәге шикелле берсүзсез генә яңагына суктырып басып тормас иде! Ләкин нишлисең, әгәр дә мәгәр хәзер ул бу явыз мичманга нинди дә булса каршылык күрсәтү түгел, аңа ошамаган берәр сүз генә әйтсә дә, үз хәленең тагын та мөшкелләнәчәген бик яхшы аңлый иде. Чөнки ул, – җирән мичман әйтмешли, патша галиҗәнаплары флотына хезмәткә алынган матрос. Алынган гына түгел, гомере буена хезмәт итәргә тиешле матрос. Инде бу язмыштан беркая да китеп булмый. Ул да, башкалар кебек үк, тәмам картаеп беткәнче кораб палубасын таптарга тиеш. Ә анда, әтисе ягыннан Галимҗан бабасы әйтмешли, кемнәр исән дә, кемнәр юк. Вакыт белән бергә кеше гомере дә ага тора бит. Берәр каршылык күрсәтсәң, бу хезмәт аның өчен тәмугка әйләнеп калачак дигән сүз: аннан соң бу җирән мичман гына түгел, башка унтерлары, боцманнары, офицерлары да аңа көн күрсәтмәячәк. Алар барысы да үзләрен хуҗа дип саныйлар, шулай булгач, янәсе, аларга нишләсәләр дә килешә дип уйлыйлар, бер-берсен яклыйлар. Син кырык мәртәбә хаклы бул, алар барыбер үзләренекен итә, үзләренекен аклый-яклый. Монда түбән чиннарга, гади матросларга үз хокукларын яклау һич мөмкин эш түгел. Ассалар да, киссәләр дә, барыбер тегеләр хаклы…

      Искәндәрне башыннан яшен тизлеге белән сызып узган уйларыннан мичманның акыруы бүлде:

      – Йә, ник дәшмисең, татарин паршивый?

      Менә шунда Искәндәр, әле генә кичергән уйларыннан тайпылып, көтмәгәндә, үзе дә белештермәстән, бер ялгышлык җибәрде: мичман тагын бер мәртәбә сукмакчы булып саллы гына селтәнгән иде, ул шунда, стройда басып торган килеш, чак кына да авышмыйча, аның кулын тотып калды. Аннан моны көтмәгән строй җиңелчә генә ах итте һәм хәзер ни булыр дип кызыксынып, сагаеп калды. Ярославцев исә, матрос тимер кыскыч белән кыскан шикелле итеп тоткан кулын алмакчы булып, һаман тарткалады, ә Искәндәр бер сүз дә әйтмичә, аның кулын җибәрмичә тотып тора бирде.

      – Ты что, татарин, очумел, што ли? – диде мичман, күзләрен акайтып. – Сломаешь ведь… Больно же! Отпусти, говорят!

      Ниһаять, Искәндәр дә телгә килде:

      – Неужели больно, ваше благородие? – диде ул, иреннәрендәге канын теле белән ялап, ләкин тегенең кулын җибәрергә бер дә ашыкмады. Әйтерсең соравына җавап көтә иде.

      – Больно…

      – Мне тоже больно, ваше благородие, – диде Искәндәр һәм, ниһаять, Ярославцевның кулын җибәрде. – Между прочим, ваше благородие, я не татарин паршивый!

      – Карцерга! Хәзер үк карцерга! – дип акырды мичман, авырткан кулын

Скачать книгу