Скачать книгу

исә бигрәк тә солдат һәм флот хезмәтенә чакырылган рекрутлар өчен бик тә хас кичерешләр. Шул исәптән флотка Казан өязеннән алынган Искәндәр өчен дә. Ул да – үзенең бик еракта калган туганнарын, кендек каны тамган туган авылын, гомумән, туган ягын сагынучы меңнәрнең берсе. Сагынучы гынамы соң! Кайчак бүре булып улардай чаклары була. Сагындыра, әй, ничек кенә сагындыра әле болар барысы да! Бигрәк тә әти-әнисе, энекәше һәм сеңлесе сагындыра. Кайчак шулар исенә килеп төшәләр дә, йөрәген пычкы сыман тешле, йөз ел кайрак дигән нәрсәне күрмәгән үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй була, валлаһи! Ничек яшиләр икән алар анда: ачлармы, туклармы, салымнарын түли алалармы?..

      Кичә генә походтан кайтып кергән матросларның шактый өлешенә бүген шәһәргә чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аны үзләре «кышлак» дип йөрткән яр буе казармасында калдырдылар.

      – Ә сиңа, Хәбибуллин, шәһәргә увольнениегә чыгу урынына бәдрәф чистартырга боерам! – диде аңа мичман шәһәргә чыгучыларга рөхсәт кәгазьләре өләшкән строй алдында. – Хәтерлисеңме: мин сиңа ярты ел шәһәрне күрмисең дигән идем?

      – Так точно, ваше благородие.

      – Күрәсең: мин үз сүземдә торам бит!

      – Так точно, ваше благородие.

      – Нишләп благородие булыйм ди мин сиңа, юләр?! Офицерларга гына әйтәләр алай дип. Күпме тукырга була сиңа моны? Аңладыңмы?

      – Так точно, ваше благородие. Минем өчен син офицер шикелле, ваше благородие!

      – Юләр түгел диген син аны! – диде мичман, болай да үзенең сипкелле битен ямьсезләп торган зур авызының кабартмадай иреннәре белән елмаеп. – Әллә миннән көлүеңме бу?

      Матрос Хәбибуллин бу юлы дәшмәде. Аның бу соравына да: «Так точно, ваше благородие», – дип, көчле итеп ярып саласы килгән иде дә, тыелып калды, болай да киеренке булган араларын тагын да катлауландырасы килмәде, тешен кысып булса да түзде.

      – Нигә дәшмисең, татарин?

      – Не имею привычки смеяться над людьми, ваше благородие. Потому что я – человек, ваше благородие!

      – Тагын «ваше благородие»?! Әллә ахмакмы син, Хәбибуллин?

      – Никак нет, ваше… Никак нет!

      – Ярар, үзем дә шәһәргә җыенам, шуңа күрә кәефемне бозасым килми. Синең белән башка вакытта сөйләшермен… Аңлашылдымы?

      – Так точно.

      – Дневальный! Бирегә!

      Мичман тавышына шундук казармада дневальный булып торучы матрос йөгереп килеп җитте.

      – Минем тарафтан дисциплинар җәзага тартылган матрос Хәбибуллин бәдрәф чистартырга тиеш. Кара аны, көзге шикелле ялтыраган булсын! Аңладыңмы?

      – Так точно.

      – Увольнениедән кайткач, шәхсән үзем тикшерәчәкмен! Әгәр дә бәдрәф көзге шикелле ялтырамаса, – белеп тор! – үзеңә чистарттырам. Аңладыңмы?

      – Так точно.

      – Барыгыз!

      Дневальный артыннан ияргән Искәндәр бераздан, киемен алыштырып, чиләген, мунчаласын алып, гадәттә, алар корабльдә булмаганда строй адымы белән йөрүне, штык белән чучелоларга кадау буенча күнегүләр үткәрелә, берәр күренекле

Скачать книгу