Скачать книгу

сүзләреннән соң уйлануы иде бугай.

      – Карале, әллә соң син мулла малаемы?

      – Юк, минем әти – гап-гади игенче. Нигә алай дип сорыйсың?

      – Динебезгә карашың мулла малаеныкы шикелле. Нык торасың, дип әйтүем. Ярар, әйдә казармага кайтабыз. Ял ит, әти-әниеңә хат яз! Алар бездән зарыгып көтә бит хат-хәбәрләрне. Карале, Искәндәр, – диде Алексей казармага кайтып җитәрәк, – шулай килешик: башкалар алдында миңа татарча дәшмә, минем белән татарча сөйләшмә! Ярыймы?

      – Аңладым. Килештек.

      – Ә бергә-бергә рәхәтләнеп татарча сөйләшер вакытларны туры китерербез әле!

      – Алла боерса, диген! Әти безгә гел шулай дип әйтергә куша иде.

      – Әйе, дөрес әйтәсең: Алла боерса.

      Беравык сөйләшмичә бардылар.

      – Карале, Алексей, сине ничек рекрут итеп алдылар соң?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр, барган җиреннән кинәт туктап калып. – Чукынган татарларны рекрут итеп алмыйлар дип ишеткәнем бар.

      – Дөрес, алмыйлар. Ләкин… ләкин чынында, үз динебезгә тугры булып калган кеше буларак, ышанычсыз дип табылдым. Бу турыда кемдер безне үз күз уңында тотарга тиешле попка әләкләгән. Ә ул, бәладән башаяк дип, властьларга хәбәр биргән. Янәсе, шулай, шулай, динебезгә хыянәт иткән кеше буларак, армиядән калырга тиеш түгел. Менә шулай аның тарихы. Ярый әле, рекрут итеп алдылар да, шуның белән котылдым. Утта яндырулары да мөмкин иде…

      Казармага кайткач, Искәндәр белер-белмәс гарәп хәрефләре белән хат язарга утырды. Кайдандыр юнәткән ниндидер төссез кәгазьгә телен чыгара-чыгара тырышып яза торгач, әллә никадәр вакыт үтсә үтте һәм, ниһаять, хаты язылып та бетте. Озын түгел иде ул: алдына салган кечкенә генә кәгазенең яртысына сыеп бетте аның әйтер сүзләре. Нишлисең, яза белүе чамалы шул, чөнки укырга туры килмәде. Әле дә әтисенә рәхмәт, тормышта белгән нәрсә комачау итми ул, улым, дия-дия, янына утыртып, буш вакытларында аңа хәрефләр өйрәтте. Менә хәзер шул ничек ярап куйды! Дөрес, конверт тышына адресны урыс егетләреннән яздырырга туры килә.

      Урыс егетләреннән дигәннән, аларның да төрлесе бар икән. Искәндәр моны берничә ай бергә хезмәт итү вакытында да яхшы аңлап алды. Әйе, араларында башка милләттән булган матросларны бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп мыскыллаучы, алардан көлүчеләре, туры килгән саен җәбер-золым китерергә, ниндидер этлек эшләргә тырышучылары да шактый. Искәндәр, андыйларны һич тә аңлый алмыйча: «Ничек инде бергә, бер корабта иңгә-иң килеп хезмәт итүче, төннәрен янәшә ятып йоклаучы үз иптәшләреңнән көләргә, туры килгән саен аларны кимсетергә мөмкин?!» – дип гаҗәпләнде. Бер караганда, урысмы син, татармы, чирмешме, удмуртмы, чувашмы, башкортмы – монда барыбызның да язмышы бер үк бит инде югыйсә. Башкаларны кимсеткән, җәберләгән, аларга карата тупаслык күрсәткән яисә этлек эшләгән өчен, аларның үзләренә дә рәхмәт белдерүче юк, хезмәтен дә җиңеләйтмиләр, ашарларына да өстәп бирмиләр – алар да үзләре көлгән, мыскыл иткән, кул күтәргән шул ук башка милләт егетләре белән бергә бер үк флот арканын тарталар, шул ук флот шулпасын чөмерәләр! Әлбәттә, Искәндәр бәяләмәсе буенча,

Скачать книгу