Скачать книгу

бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.

      – Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!

      – Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.

      – Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

      Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.

      – Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым да бар. Нишләп менә шул Зөя шәһәрендәге бер чиркәүне Идел буе һәм Урал арасында яшәгән башка диндәге халыкларны безнең дингә тарту буенча махсус рәвештә билгеләмәскә? Нәкъ менә шушы җирләрдә башка диндәге халыклар бик күп яши бит. Шул ук татарлар, чувашлар, мордвалар, чирмеш-марилар, удмуртлар, башкортлар. Менә никадәр халык яши анда, ә шуларны безнең дингә кертү белән шөгыльләнүче бернинди махсус чиркәү яисә монастырь да, оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай, махсус шөгыльләнүче! Ягъни миссионерлык эше генә алып баручы.

      – Кызык идея бу-у-у! – дип сузды Афанасий атакай. – Бик тә кыз-з-ык идея!

      – Мондый оешма-фәләннең нәкъ менә шушы шәһәрдә төзелүе үзе үк бик зур символга ия булыр иде бит, атакай! Казанны алу да шушы шәһәрдән башланды, шушы ук шәһәр безнең дөньяви һәм дини әһәмияткә ия булган изге миссиябезнең зур масштабта башланган урыны да булса!..

      – Безнең бу зур миссиябез күптән башланды бит инде: Иван Васильевич Казанны алгач та, – дип сүз кыстырып куярга кирәк тапты Афанасий атакай.

      – Әйтәм бит: безнең бу изге миссионерлык эшебез беркайчан да махсус билгеләнгән ниндидер оешма җитәкчелегендә алып барылмады, хәзер дә алып барылмый. Ә бит һәр эш аның белән махсус шөгыльләнгәндә генә уңышлы тәмамлана, атакай. Мәсәлән, без әти белән шушы гасыр башында, әтине бу эш белән шөгыльләнү өчен Мәскәү яныннан Царёвококшайск

Скачать книгу