Скачать книгу

кичерә. Мәдәни Казан бүген Россиянең бер гади провинциясе түгел, ә чын мәгънәсендә Санкт-Петербург кебек шәһәрләр белән ярышырлык культура үзәгенә әверелеп бара. Без торган саен ныграк Европа культурасына якынаябыз. Дөресрәге, бүгенге рус культурасы, Европа культурасы безгә үзе килә. Бу бигрәк тә музыка һәм театр сәнгатендә сизелә. Казан үзе дә тышкы кыяфәте белән, әгәр мәчетләрне исәпкә алмасак, европалашып бара шикелле. Кызганычка каршы, Казан әле татар шәһәре булудан бик ерак тора. Бу бик күп факторларга бәйләнгән… Ул – махсус сөйләшүне таләп итә торган тема. Бауман урамын гына алып карасак та, шул ук әйбер күзгә ташлана. Миллилекнең эзе дә юк анда хәзер. Элек, әйтик, менә дигән «Татар ашлары йорты» бар иде. Милли горурлыгыбыз иде ул. Киләчәктә анда, чын булса, корея ризыклары рестораны эшли башлаячак. Кореялыларның нәрсәләр ашаганын без инде яхшы беләбез. Бака, елан кебегрәк ризыклар… Үзеннән-үзе «җаны теләгән елан ите ашаган» дигән татар мәкале искә төшә. Ә элек бит анда Казанның, татарның бөек кулинары, аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов эшләде. Министрлар Кабинетының махсус карары белән элекке «Татар ашлары йорты» бинасына Юныс Әхмәтҗановка мемориаль такта куелырга тиеш. Әгәр, чыннан да, корея ресторанына әйләнеп, аңа әлеге такта куелса, Юныс абыйның рухы рәнҗемәс микән? Хәер, аны әле куярга җыенучы да юк шикелле. Иң матур бер урамга Юныс Әхмәтҗанов исемен бирү турында да уйлаучы юк әлегә. Гомумән алганда, Казан урамнарына татарның күренекле шәхесләренең исемнәрен бирү бик авырлык белән бара. Казанны әле һаман революционерлар, большевиклар басып алган килеш. Шундый ук революционер Бауманга кире әйләнеп кайтсак, ул урамның күрке, – әлбәттә, Матбугат йорты. Анда 30 нчы еллардан бирле китап нәшрияты, Язучылар берлеге, газета-журналларыбыз, Тукай клубы урнашкан иде. Анда дистә еллар дәвамында рухи тормышыбыз кайнап торды. Ул – милли культурабыз һәйкәле, татар халкының рухи дөньясында зур роль уйнаган урын. Соңгы вакытларда аны байларга сатып җибәрү турында сүзләр йөри башлады. Әгәр ул хак булса, Бауман урамындагы татарга мөнәсәбәте булган бердәнбер бина юкка чыгачак дигән сүз. Безнең бу өлкәдә бердәнбер юанычыбыз, – мөгаен, «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлык оешудыр. Күптән түгел бу хакта зур сөйләшү булды. Бәлки, чыннан да, ул бистәдә татарның рухын саклап калып булыр?

      Әлбәттә, культура өлкәсендә күп эшләнә. Сынчы Бакый Урманче музее ачылды. Белүемчә, Илдар Зариповның шундый ук музей-студиясе ачылырга җыена. Рәссамнар өчен иң куанычлысы: әле күптән түгел генә Министрлар Кабинеты карары белән остаханәләргә күптән көтелгән льготалар бирелде. Рәссамнарга кагылгач, шуны да әйтми булмый: безгә Казан художество училищесын үзенең тарихи бинасына кайтаруны, һичшиксез, тизләтергә кирәк. Шул чакта Казанда художество академиясе ачу турында да сүз йөртә башларга мөмкин булыр иде.

      Безне борчыган проблемалар, билгеле, күп. Мәсәлән, Казан китап чыгару, китап бастыру, китап тарату өлкәсендә бервакытта да ныклап шөгыльләнмәде, фәкать республика оешмаларына гына ышанып

Скачать книгу