Скачать книгу

шаулый. Җәмәгатьчелек тәртибендә төрле милли гуманитар вузлар, мәсәлән, татар милли университеты, социаль-икътисади институт, татар милли гуманитар университеты кебек уку йортлары ачылып-ябылып тора. Шуларга ышанып, менә дигән егет-кызларыбыз акча түли-түли укырга керә. Башка вузларда укытучы галимнәр шул «самозванный» вузларда ректорлар, профессорлар, деканнар, академиклар булып беттеләр. Җитәкчеләре, үзара сугышып, талашып, судлашып, адәм мәсхәрәсенә әйләнделәр, һәм без барыбыз да читтән генә күзәтеп, кул чабып тордык. Милли университет идеясенең бәясен төшереп бетерә яздык. Бердәнбер юаныч: милли университет сылтавы белән Татар дәүләт гуманитар институты ачтык. Бәхетебезгә, ул кыска гына вакыт эчендә җитди вузларның берсенә әверелде.

      Татар милли университеты нинди булырга тиеш соң? Кызганычка каршы, бу сорауга беркемнең дә төгәл генә җавап бирә алганы юк. Һәркем үзенчә сукалый. Минем кулга берничә концепция эләкте, ләкин алар бик декларатив төстә генә язылган. Берәүләр «бөтен фәннәр дә татарча укытылса, шул милли университет була» дип уйлый. Юк, әлбәттә! Безгә ул исем өчен генә, «менә безнең дә үз университетыбыз бар» дияр өчен генә кирәкми. Безнең максатыбыз да үз кабыгына бикләнгән, татарча гына сабак алган, татарча гына җырлап биюче, татар концертларына, татар театрына гына йөри торган, үз татарлыгыннан ерак китә алмаган татарларны гына тәрбияләү түгел. Киресенчә, татар рухында тәрбияләнгән, татар, рус, инглиз, француз яисә немец телендә лекцияләр тыңлаучы, дөнья күләмендә фикер йөртә алырлык яңа буын тәрбияләү. Кайберәүләр фикеренчә, университет гуманитар гына булмаска тиеш. Алар, һичшиксез, хаклы! Бу хакта инде күп сөйләнде. Әмма без, гуманитар дигәч, укытучылар гына әзерләү дип күз алдына китерәбез һәм гуманитариягә кагылган бик күп юнәлешләрне онытабыз. Телевидение, радио, кино хезмәткәрләре әзерләмибез. Нәшрият эшләре, реклама, әдәби иҗат белән, редакторлык эше белән шөгыльләнүче, әдәби тәрҗемә белән һөнәри дәрәҗәдә эшләрлек юристлар, политологлар, дипломатлар, международниклар, экономистлар, финансистлар, чиновниклар турында әйтеп тә тормыйм. Әлеге кадрларга без бүген үк мохтаҗ.

      Икенче вариант та булырга мөмкин. Мин биредә бөтентатар милли университетын күз алдында тотам. Мәскәүдә аның бик әйбәт үрнәге бар. Бөтен дөньядан килеп укый торган П. Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты. Университетны без Татарстан гражданнары өчен оештырабыз, әмма читтәге милләттәшләребезне дә үз канатыбыз астына алырга тиешбез. Алар безгә карап тора. Татарның бөтен интеллектуаль көче шушында тупланырлык булсын!

      Әлбәттә, университет кадәр университет – дистә еллар дәвамында формалаша торган организм. Шуңа күрә безгә бүген нигез булса да салып куярга кирәк. Быел бер группа, бер факультет, аннары акрынлап үсәр, ныгыр. Алдагы елларда гына әле, бәлки, аның массакүләм төстә кадрлар әзерләве мәҗбүри дә түгелдер. Гадәти, традицион кадрлар әзерләүче югары дәрәҗәдәге вузлар бездә болай да җитәрлек. Алар традицион кадрлар белән республиканы тулысынча

Скачать книгу