Скачать книгу

тиеш дип яшәдек. Рус теле – бөек тел. Ул безнең яклауларга мохтаҗ да түгел. Монда фәкать рус теленең чисталыгы, аның киләчәге өчен генә борчылырга мөмкин. Ә инде дәүләт теле буларак, татарлар да рус теленнән башка әлегә беркая да китә алмый. Республикабызда яшәүче чуваш, мари, удмурт, мордва һ.б. халыклар да үзләрен әйбәт хис итәләрдер дигән ышанычыбыз бар. Аларның күпчелеге үз ана телләрендә белем ала, үз телләрендә теләгәнчә сөйләшәдер. Уку-укыту мәсьәләсе, хәтта мин әйтер идем, күрше республикалардагыга караганда да яхшырак куелган. Әмма бу бөтен проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел. Игътибар барыбер җитеп бетми. Кайбер район газеталарын, Чишмә радиотапшыруын һәм «Сувар» республика газетасын исәпкә алмаганда, әлеге халыклар мәгълүматны, нигездә, рус һәм татар телләрендә генә алырга мәҗбүр. Ә инде мәдәният һәм сәнгать мәсьәләсенә килгәндә, чувашлар, марилар, удмуртлар профессиональ коллективлардан бөтенләй мәхрүм, рухи һәм милли мохтаҗлыкларын алар фәкать фольклор, үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә генә канәгатьләндерә алалар. Татарстан телевидениесе, күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, бу өлкәдә әлегә битарафлык күрсәтә. Үзебезнең нәшриятларда яисә Мәгариф министрлыгы заказлары нигезендә күрше республикаларның үзәгендә Татарстан турында, аның халыклары, әдәбият-сәнгате турында чувашча, марича, удмуртча һәм башка телләрдә өстәмә әдәбият чыгарып булыр иде. Ватандашларыбызда Татарстанга карата патриотизм хисләре, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтү – безнең изге бурычыбыз. Әгәр күрше республикалардагы, күрше өлкәләрдәге татарларга әйбәт мөнәсәбәт булсын дисәк, без үзебездә яшәүче тугандаш халыкларның үз телләрен, гореф-гадәтләрен дә саклап калырга тиешбез. Шул чагында гына Россиядән дә, башкалардан да шуны ук таләп итә алабыз.

      Инде иң авырткан җиребезгә – татар телебезгә күчәм. Чөнки барыбызны да борчыган бер сорау бар. Ул авыр сорау, халкыбызның язмышы белән турыдан-туры бәйле сорау. «Татар теле Татарстанда дәүләт телеме? Әгәр булмаса, кайчан да булса берәр вакыт дәүләт теле була алырмы?» Мин бүген бу сорауның беренче өлешенә генә төгәл җавап бирә алам: фактта ул – дәүләт теле, чынбарлыкта исә татар халкының бер өлеше сөйләшә торган гади бер тел генә. Шуңа да карамастан без татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә тырышабыз. Бу, әлбәттә, законлы нигездә, махсус законнар, указлар, карарлар аша хәл ителергә тиеш. Бу җәһәттән курыкмыйча әйтә алам, Дәүләт Советы эзлекле эш алып бара. Монда, билгеле, безнең даими комиссиянең дә роле аз түгелдер дип уйлыйм. Сүзем дәлиллерәк булсын өчен, без башкарган эшләрнең кайберләрен исегезгә төшереп узам.

      Иң элек Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациягә күз салыйк. Анда: «Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт телләре сыйфатында үзара тигез хокук белән кулланылышы, башка милләтләр телләренең сакланышы һәм үсеше гарантияләнә», – дип, акка кара белән язылган. Димәк, бу – безнең тоткан мәсләгебез, сәясәтебез. Инде Татарстан Конституциясенә мөрәҗәгать

Скачать книгу