Скачать книгу

бирелгән акча быелгының яртысы гына булып чыга түгелме соң? Һәрхәлдә, бу, безнең мәдәниятебезне бетерер өчен, махсус эшләнәдер дип уйламыйм. Юклыктандыр, булмаганлыктандыр. Әмма ничек кенә булмасын, бу – мәдәниятебезне хәерчелеккә хөкем итү белән бер. Бу хакта хөкүмәтнең фикерен ишетәсе килә. Чөнки әлеге акчага мәдәният тә, матбугат та яши алмаячак. Ул чакта нишләргә: кайсы театрны, кайсы газета-журналны ябарга? Русчасынмы, әллә татарчасынмы? Мондый сорауларны йөзләп бирергә булыр иде.

      Соңгы вакытта Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин да артистлар, язучылар, композиторлар, журналистлар белән берничә тапкыр очрашу уздырдылар. Сөйләшүләр вакытында иҗат кешеләренең авыр матди хәлләрен яхшырту турында да сүз булды. Иҗади әсәрләр өчен акча түләү проблемасына кагылып, Президент киләсе ел бюджетын караганда моны искә алу кирәклеген дә әйткән иде.

      Гонорар мәсьәләсе, – гомумән, хәл ителмәгән, аерым сөйләшәсе бер проблема. Авторлык хокукы турындагы закон бездә әле бөтенләй диярлек эшләми. Дөресрәге, ул эшли генә башлады. Авторлар үзләренең хезмәтләре өчен тиеннәр генә ала. Радиодан, телевидениедән башкарылган әсәрләр өчен бер тиен дә килми. Ләкин гел болай дәвам итә алмаячак. Инде Татарстан радиосын судка бирү очраклары да бар. Әгәр һәр автор үзенең башкарылган әсәрләре өчен гонорар дәгъвалый башласа, радио-телевидение банкротлыкка чыгачак. Чөнки бюджетта ул бөтенләй диярлек каралмаган. Аннары шунысын да онытырга ярамый: профессиональ композиторларның, рәссамнарның, язучыларның күпчелеге фәкать гонорар исәбенә генә көн күрә. Ул – аларның хезмәт хакы, бердәнбер яшәү чыганагы. Андыйлар күп, алар – талантлылар, алар – безнең милли байлыгыбыз. Алар контракт белән зур чыгымнар тотып читтән китерелмәгәннәр. Алар, сезон беткәч тә, яңадан китеп барырга җыенмыйлар. Алар үзебезнеке. Аларның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә мин иҗат кешеләренең хезмәт хакларын һәм гонорарларын киләсе ел бюджетының тулы күләмдә финансланырга тиешле якланучан агымдагы чыгымнар исемлегенә кертергә тәкъдим итәм.

      Күптән түгел Татарстан журналистларының чираттагы съезды булып узды. Анда Журналистлар берлеген, башка иҗат берлекләре белән беррәттән, республика бюджетына кертү мөмкинлеге турында да сүз булды. Меңгә якын журналистны берләштергән зур иҗат берлегенең эшен оештыру өчен, 250 мең сум бюджет акчасын кызганмабыз, дип уйлыйм.

      Без – күпмилләтле республика. Бездә руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, немецлар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар һәм башка бик күп милләтләрнең үз оешмалары бар. Аларның барысын да Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (АНКО) берләштерә. Алар киләсе елда яңа бинага – Халыклар дуслыгы йортына күчәргә җыеналар. Шулай ук Татарстан халыкларының II съезды көтелә. Ягъни чыгымнар күп соралачак. Шушыларны исәпкә алып, мин АНКОга тагын 250 мең сум өстәргә кирәк дип исәплим. Бу – безнең сәясәтебез, республикада яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы

Скачать книгу