Скачать книгу

– ваһһабичылар оясы», – дип лаф оралар. Әгәр моннан соң да «син – ваһһабичы, мин ваһһабичы түгел» дип, үзара ызгыш-талашлар оештыра башласак, безне беркем дә гафу итмәс.

      Иң мөһиме, Татарстан мөселманнары үзләре үзара дус, тату һәм фикердәшләр булып яшәргә тиешләр. Әгәр ислам, чыннан да, тынычлык дине икән, без моны декларатив рәвештә генә түгел, кылган гамәлләребез, эшләгән эшләребез белән дәлилләргә, үзебезнең иминлек сагында торуыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә бурычлыбыз. Кызганычка каршы, дин әһелләре арасында, йомшак кына итеп әйткәндә, татулык юк. Ызгыш-талаш бер тына да бер көчәя. Күңелдәге нәфесне, әшәкелекне камзул-чапан белән генә каплап булмый. Баштагы юньсез уйларны түбәтәй яки бүрек белән генә яшерә алмыйбыз. Кемнең кем икәнен халык барыбер чамалый. Без дә барысын да белеп, күреп торабыз. Дәүләт оешмасы булгач, безгә дә киләләр. Хәзрәтләр дә килә. Берсе килә дә: «Теге – ваһһабичы, бусы – ваһһабичы», – дип, эчен бушатып китә. Икенчесе килә дә: «Фәлән хәзрәт карак, фәлән хәзрәт иномаркада йөри, фәлән хәзрәт коттедж салдыра», – дип сөйләп китә. Өченчесе дин әһелләренең бер-берсен кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында хәбәр сала. Барысы да дөрес тә түгелдер, гөнаһларына керә алмыйм. Әмма дә ләкин өебездә тынычлык юк, ыгы-зыгы дәвам итә. Дин тотарга, мәчеткә йөрергә җыенучы милләттәшләребезгә, яшь шәкертләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез, аларга нинди тәрбия бирәбез?

      Карт хәзрәтләребезгә хөрмәт белән карарга, яшьләребезгә юл бирергә кирәк. Әмма чит илләрдә укып кайткан яшьләребез чит-ят идеяләр ияртеп кайталар икән, гафу итәсез, аларны туктата да белергә кирәк. Андыйлар безнең арада була алмый. Әйдәгез, мөэмин-мөселманнарыбызның башын бутамыйк, бабаларыбызның изге юлыннан тайпылмыйк. Әгәр ваһһабичылыкның әз генә исе чыкса да, без моның белән килешә алмаячакбыз. Бу безнең динебезгә генә түгел, республикабызга, мөстәкыйльлегебезгә дә бик каты удар булачак, ничә еллар, ничә гасырлар хыялланган, зур тырышлыклар белән яулап алынган суверенлыгыбызны бер селтәнүдә сызып ташлаячак. Көтеп кенә торалар!

      Без барыбыз да бер үк изге эшне эшләргә тиешбез. Ул – халкыбызның тормышын, рухын, аңын, белемен, зәвыгын күтәрү. Җитәкчеләребез – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып чыгарылган карарлар белән, әдәбият-сәнгать әһелләре – әсәрләре белән, педагогларыбыз – дәресләре белән, дин әһелләре – вәгазьләре, намазлары, хәер-догалары белән. Безнең максатыбыз да, киләчәк юлыбыз да бер булырга тиеш. Сүз дә юк, халкыбызның киләчәге, һичшиксез, хак динебез, ислам белән бәйләнгән. Без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин аңлау гына җитми. Әйдәгез, аклыйк, саклыйк, яклыйк без аны!

11 октябрь, 1999

      Ел саен бер балык башы

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Киләсе ел бюджеты, дөресен генә әйткәндә, башка еллардагыга караганда күпкә камилрәк, халык мәнфәгатьләренә күпкә якынрак, узган елгы кимчелекләрдән азатрак һәм аңлаешлырак итеп эшләнгән. Егетләрнең торган саен ныграк шомара барганнары күренеп тора. Әмма

Скачать книгу