Скачать книгу

– дидем, башка ни әйтим. – Этләр сугышканны мин гомумән яратмыйм. Урамда очрашкан ике эт кинәт өрешә башласалар да чәчләрем үрә тора.

      – Ә-ә-ә, – дип, балкып көлеп җибәрде ул. – Яратмыйсыңмы, әллә куркасыңмы?..

      Дөрес сүзгә үпкәләп булмый.

      – Бардыр, икесе дә була торгандыр, – диеп килештем.

      – Кунакларның күргәне юк икән. Алабайлар сугышачак, – дип нәтиҗә ясады хуҗа буларак соңгы сүзне әйтергә күнеккән Халназар әфәнде. Урыныннан ук сикереп торды ул. Үзенә бер җаваплылык һәм гаярьлек белән машиналар тирәсендә торып калган кешеләргә борылып кычкырды:

      – Егетләр, алабайларны китерегез.

      – Синең күрәсең киләме? – дип сорады Валентин Сорокин, миңа гына ишетелерлек итеп, муенын суза төшеп.

      – Кунак – хуҗаның ишәге, дигән сыман чыга. Бездән сорамыйлар, Валентин Васильевич.

      – Әйе, – дип, килешергә мәҗбүр булды шагыйрь. Әмма күреп торам, минем хәлгә кереп кенә соравы иде бу аның. Үзенең күзләре әнә очкын чәчеп балкып торалар. Кызыксынуы, күрәсе килүе чиксез-чамасыз.

      Этләрне сугыштырасы килми анысы. Шуңа да карамастан югары дәрәҗә вакыйгага санап тәкъдим ителгән тамашадан баш тарту мөмкин түгел. Тагын киләсеңме әле Төрекмәнстанга, юкмы, күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Кызыксыну артканнан-арта бара иде үземдә дә.

      …Без утырган комлы барханның ике як-ягыннан, сүз куешкандай, нәкъ бер вакытта ике эт калыкты. Бу шулкадәр көтелмәгәндә булды ки, утырган җиремнән егылып китә яздым. Арка терәргә Копетдаг булу гына тотып калды.

      Без шау-гөр килеп мәҗлес корып утырган сачак кинәт шым булды, циркта иң хәтәр мизгел алдыннан оркестр шулай тынып кала.

      Этләрнең үз-үзләрен тотышын күрергә кирәк, әлбәттә, аны тасвирлап, сөйләп аңлата торган түгел. Атлап түгел, гүя шуып күтәрелде алар бархан түбәсенә. Һәм менеп җитүгә үк, алдан сүз куешкандай, бер мәлгә тукталып калдылар. Бу аларның бер-берсе белән танышу, бер-берсен өйрәнү йоласы иде булса кирәк. Чөнки аларның ник берсе шунда, ялгышып кына булса да, зур тамаша көтеп утырган кешеләр тарафына күз салып алсын икән. Әйтерсең һичкемне күрмиләр, алар өчен, гомумән, без юк идек.

      Төз тыгыз аяклар, озынча тулы гәүдә, текә таза муен, киң күкрәк һәм җилкә, үзләренә килешеп торган тумран кадәрле саллы башка ия иде ул этләр. Утлы шар сыман янып торган зур күзләре башка этләрдәге кебек ян-якка түгел, ә алга атлыгып торган киң маңгай астында җәенке зур авыз һәм гайрәтле яңаклары белән җәлеп итте алар тагы. Ә төсләре… Төсләрен, мөгаен, акка кара бизәк тезеп чыккан алмачуар атлар белән генә тиңләп була торгандыр.

      Валентин Васильевич белән үзара карашып, кинәт пәйда булган бу этләрнең мәһабәтлегенә соклануыбызны уртаклашмый булдыра алмадык.

      – Нинди матур һәм горур җан ияләре, – дидем мин, күңелдәге каршылыклы тойгыларны яшермичә.

      – Боларны сугыштырырга түгел, матурлык бәйгесенә йөртергә кирәк, – дип килеште юлдашым.

      Үзе дә этләргә карап сокланып туймаган Халназар әфәнде сүзебезгә кушылды.

      – Болар бит гади этләр генә түгел, алабайлар!..

Скачать книгу