Скачать книгу

адым атлаганда алгы аякларының җәенке киң табаннары белән, очып барган кошны тотарга омтылгандай хәрәкәт ясап, һаваны сөзеп-сөзеп алырга керештеләр. Авызлар тагы да җәелә барды, тешләр ыржайды, яңак читләрендә ап-ак күбек кайный. Ә күзләрен кан баскан, алар утлы күмер кебек, кызарып янып торалар…

      – Ходаем, болар юлыңа каршы төшсә, ни эшләрсең, – дип пышылдадым үзалдыма.

      – Алар инде көрәшә, дөресрәге, үз-үзләрен көрәшкә әзерлиләр, бер-берсен психологик басым ясап куркытырга телиләр, – диде Халназар әфәнде, пышылдауга пышылдау белән җавап кайтарып.

      – Шулкадәр якынлашып та бер-беренә ташланмаулары гаҗәп. Болардагы түземлек һәм ихтыяр көче…

      – Шуңа да аларны «алабай» дип йөртәләр. Профессионал көрәшчеләр кебек бит алар… Хәзер башлана… Менә күрерсез, хәзер башлана, – дип, болай да соң дәрәҗәгә җиткән киеренкелекне бермә-бер арттыра, кискенләштерә төште Халназар.

      Һәм башланды да… Алабайларга кемдер әмер бирдеме, әллә берәүнең көрсенүе туры гына килде, араларында бер метр-метр ярым ара калып барганда, алар кинәт арткы аякларын тыгыз комга тагы да ныграк тери төшеп, алгы аяклары белән югары күтәрелделәр. Һәм зур ачылган җәенке авызлары белән бер-беренең калын, таза муеннарына ташландылар.

      Икесе дә нәкъ бер мизгелдә ыргылды. Әмма берсе, сикергән җирендә эленеп калган сыман беразга тоткарлана төштеме, елгырлык күрсәтеп, түбәндә калганының муеныннан эләктереп алды. Һәм башын әле бер, әле икенче тарафка чайкый-чайкый, эләктереп алган муенны ычкындырмыйча тарткаларга, йолыккаларга кереште…

      – Бетерә бит бу моны, ычкындырмый… Буып үтерә, – дип, күршеләремә йөзем бордым. Бу кадәр дә мәрхәмәтсез көрәшнең шаһиты буласы килми иде.

      – Үтерми, – дип, елмаеп, минем пошаманга төшүемнән үзенә күрә бер ямь табып җавап кайтарды Халназар әфәнде. – Әле башлана гына. Көрәшнең зуры алда.

      – Сугыштырмаска иде үзләрен. Җан ияләре бит, – дим. Ә күзләр барыбер көрәш мәйданында. Аста калганга көч биреп җилкенгән куллар, җилкәләр талпынып-талпынып куя, «әйдә, тор, бирешмә» дип кычкырасы килә хәтта.

      – Алабайлар өчен борчылма син, – дип тынычландыра аның саен затлы төрекмән егете Халназар. – Кешеләр сугышканны, илләр сугышканны күрергә язмасын.

      – Шулай анысы, кешеләр сугышсыз яши белми, – дип килешми хәлем юк иде. – Гасырлар буе сугышалар. Әмма һич туеп туктамыйлар…

      Ул да түгел, аста калган эт, кинәт кенә чүгеп, комга егылды да күз ачып йомганчы аркасында бер кат бөтерелеп алгач торырга ыргылды һәм өскә калкып чыкты. Авызларын зур ачып, бер мәлгә сизгерлеген югалтып алган, инде мин җиңүчегә чыгарып өлгергән нәселдәшенең муен аркасыннан кабып алды.

      – Юлбарс өскә чыкты, безнең Юлбарс, безнең Юлбарс, – дип кычкырышты, кул чәбәкләп алды бер читтә җыелышып торган малай-шалай. Йодрыкларын югары чөйделәр.

      – Бу – безнең Какоу дусның уллары, – дип ачыклык кертте Халназар. – Әмма ашыгалар, тантана итәргә иртәрәк бит әле.

      Икенче тарафымда утырган Валентин Васильевич та көрәш дәртенә кереп чумган, әледән-әле минем җилкәгә

Скачать книгу