Скачать книгу

көннәр йомырка өстендә утырып, багып-сыйпап дөньяга китергән безнең сабыйга тиясе булсаң, кара аны, дип кисәтүләре иде булса кирәк.

      Нәни арысланның башка чарасы калмагач, аны-моны уйлап тормастан, дуамалланып чабып китте дә капка астыннан урамга чыгып йөгерде. Дөрес эшләде, нәрсә аңарга, саесканнар белән вакланып торырга…

      Бүген дә тагы шул ук саесканнар. Мәче баласын кар көрте астында калдырырга ниятләгәннәр… Тотыгыз капчыгыгызны, сездән курка торган чаклар күптән узды… Бер дә харап икән, канатлары бар, янәсе… Алар оча белә, имеш… Бик батыр булсагыз, качып-посып йөрмәгез анда, төшегез агач башыннан, бергә-бер көч сынашыйк. Шунда ачыкларбыз кемнең кем булуын, дия иде кебек ул. Арысландай киерелеп, күкрәген кабартып, мыекларын тырпайтып куйды ак мәче. Берлинны алган диярсең…

КазанДекабрь, 2016

      Алабай

      Ашхабадтан кояш чыгышына төбәп сәфәр тотсаң, ярты сәгать чамасы да узмый, Гәми дип аталган төрекмән авылына юлыгасың. Гәми иң әүвәл өрек һәм нар агачларына күмелеп утырган урамнары, якты тәрәзәләре, очсыз-кырыйсыз йөзем бакчалары белән җәлеп итә. Һәм тагын кунакчыл кешеләре белән.

      Ноябрь башында ачык террасада, чәчәккә күмелгән гөлләр күләгәсендә, куш йодрык-куш йодрык кадәр булып баш очында эленеп торган нар җимешләре астында күлмәкчән генә гәпләшеп утыруның үзенә бер рәхәтлеге була икән. Чөнки күзләрне камаштырып, битләрне яндырып җылыткан кояш нурларының безнең кебек юеш карлы, суык тарафлардан килүчеләр өчен бик тә тансык чагы.

      – Дустым, нигә уйга калдың, бер-бер нәрсә җитмиме әллә? Уңайсызланма, әйт, хәзер табып китертәбез аны, – дип дәште янәшәмдә утырган кунакчыл хуҗа.

      – Уйланып түгел, хозурланып утырам, Халназар әфәнде. Җиләк-җимеш бакчасы, эсселек, коры һава… Үзегез беләсез, Мәскәүдә салкын, карлы кыш кичәсебез бар бит әле…

      – Алай гына булса ярый, кунакның күңелен күрә белмәгән төрекмәнне мактамыйлар бездә.

      Һәм шундук, җавап та көтмәстән, капылт кына өстәл артыннан торып, кылны кырыкка ярырга әзер булып, арлы-бирле чабышып, кунакларның күңелен күреп йөргән улларын, туганнарын дәшеп алды ул.

      – Машиналарны хәзерләгез, табигатькә чыгабыз, сачакка.

      – Ярар, атам.

      – Кунаклар барын онытмагыз.

      – Төшендем, атам.

      Унбиш-егерме минут узгандырмы, төянеп-ясанып кузгалып та киттек. Бер ишегалдыннан алты җиңел машина һәм ике данә кече автобус чыкты юлга. Ярты авыл җыелган диярсең, чынлыкта бу машиналарда ир-атлар гына, һәм алар барысы да шушы бер гаиләдән. Куян куарга кирәксә диптер, этләрен дә утырттылар машинага.

      Копетдаг итәгенә килеп чүгәләгән комлы барханга менеп тукталды машиналар. Алдагы машинадан иң элгәре булып сикереп төшкән Ораз Мәмәд улы колачларын җәеп оран салды:

      – Әссәламәгаләйкүм, Копетдаг!

      Гүя ул офыкка барып тоташкан биек тау түбәләрен кочаклап сәламли иде. Аның көр тавышы бераздан карлы түбәләрнең салкын

Скачать книгу