Скачать книгу

иде. Атка менеп юыртып китеп бару турындагы уй башына да килеп карамады малайның. Ул да түгел, ат һәм малай икесе берьюлы диярлек артка – су буена таба башларын бордылар. «Тупыр-тупыр» килеп тояклар биешә иде анда. Чабышкылар кайта. Иң алдан, башка атларны ким дигәндә дүрт-биш дилбегә буе ара калдырып, Чемпион томырыла. Мәйданга да аның шулай беренче булып керәчәгенә шик юк. Әнә ич, ничек җиңел чаба – кушаяклары җәядән ычкындырылган укмыни – атлап түгел, очып бара.

      Сабырлыгы җитмәде. Түзә алмады, ахры, елгыр биянең тынгысыз җаны. Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда ул башын югары чөеп кешнәп җибәрде. Аның кешнәү авазы шундый саф һәм эчкерсез иде ки, нигә тиңләргә дә белгән юк. Айлы кичтә вак ташлар өстенә чылтырап аккан чишмә тавышын да, бер гөнаһсыз сабыйның кычкырып көлгәнен дә, буй җиткән кыз чәчләрендә чылтырашкан чулпылар авазын да хәтерләтте сыман ул. Тагын… Тагын да кешнәде елгыр бия.

      Атны тынычландырырга омтылып, аның муенына сарылган малай шул чакны мәйданга илтүче туры юлда ниләр булганын күрми дә калды. Кешнәү авазын ишетүгә үк иң беренче барган ат, кинәт адымнарын тыя төшеп, киң такыр юлдан урманга таба борылырга итте. «Чемпион… Чемпион… Нишләвең бу, Чемпион?!» – дип, бар көче белән йөгәнне юлга каерды җайдагы. Ат җайдакны тыңларга теләмәде, авызлыгын чәйни-чәйни күбек чәчеп, алгы аяклары белән һаман читкә сикерде. Ике үкчәсе белән атның кабыргаларын төйде, урманга таба каерылган яклап уч төбе белән хайванның күзенә китереп сукты җайдак. Ул гына да түгел, арттан куа килгән чабышкылар бер-бер артлы үзләрен узып китә башлагач, үз-үзен белешмичә, чыбыркы сабы белән уңлы-суллы төя башлады ул атын.

      Ә айгыр барыбер үзенекен итте: мәһабәт зур гәүдәле айгыр, чыгымчылап, әле арт аякларында гына калып үрә сикерде, әле көтелмәгән кискен хәрәкәтләр ясап, арт санын югары чөяргә кереште. Ни эшләргә, тагы нәрсә кылырга белмәгән җайдак, чыбыркы сабы белән чираттагы кизәнүләренең берсендә җиргә очып төшкәнен сизми дә калды. Шуны гына көткән айгыр, башын болгый-болгый, урманга таба сузылган коры елгага төбәп чабып китте.

      Ялларын җилгә тараткан кола бия, җәһәт-җәһәт атлап, үзе аңар каршы килә иде инде.

Казан1984

      Муенсалы күгәрчен

      Тәрәзә каршына күгәрчен килеп кунды. Ак күгәрчен. Коңгырт-сары муенсасы да бар.

      Шулай да минем моңарга артык исем китмәде. Әйләнә-тирәдә үз өйләре белән яшәүчеләр байтак булгангадыр, күзгә еш кына чалынгалап тора иде алар. Гомумән, бүгенге шәһәр кешесен гаҗәпләндерү мөмкин түгел. Ә күгәрченгә генә ис китми инде. Күгәрченнең зәңгәрсу көрәнен дә, көмешсыманын да, агын да, сарысын да дигәндәй күргәнем бар. Өстәлгә капландым да эшемдә булдым.

      Байтак кына утырылды булса кирәк, һәрхәлдә, күгәрчен хакында оныткан идем инде. Баш күтәрсәм, ул һаман тәрәзә каршында икән. Инде бая ук килеп кунган урыныннан бераз да кымшанмаган, тик кукраеп утыруын белә. Кояшта җылынуы дияр идең, көн болытлы, җитмәсә, төньяктан салкын җил исеп тора. Җәй уртасы дип әйтергә оят.

      Ул да

Скачать книгу