Скачать книгу

секретарьларын киңәшкә җыйдым. «Ил буенча безгә «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунг куелган, шуңа күрә мин Совет органнары системасына күчү зарур дип уйлыйм. Теләгән җитәкчеләргә күчү мөмкинлеге тудырылачак, уйлашыгыз, аннан үз фикерегезне әйтерсез. Партиянең киләчәге юк», – дидем. Миңа, партия өлкә комитетының беренче секретарена, андый сүзләр әйтү бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Әмма чынбарлык шундый иде. Берничә атна эчендә район-шәһәр партия җитәкчеләренең 70 проценты Советларга күчте, алар урынына яңа секретарьлар сайланды. Шул рәвешчә без тәҗрибәле кадрларны, хуҗалык итә белә торган кешеләрне югалтмадык.

      Шулай итеп, өлкә комитетының беренче секретаре булып бер ел эшләдем, 1990 елда мине Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң үзгәртеп кору эшләренә ныклап тотындык.

      Боларны мин Сез әйткән тәвәккәллек темасына сөйлим. Яшь вакыттан ук җитәкче эштә булу кешене чыныктыра, ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияли һәм искиткеч зур тәҗрибә бирә. Әнә шундый тормыш мәктәбе узу алга таба миңа нык ярдәм итте. Гомумән, мин ил, республикалар, төбәкләр җитәкчелегендә башкарма хакимияттә уңышлы эшләгән кешеләр булырга тиеш дигән фикердә торам. Зур эшләргә тотыныр өчен, әнә шундый ныклы нигез кирәк.

      Мәгълүм ки, СССРга кергән республикалар арасыннан суверенитет турында декларацияне иң беренче Россия Федерациясе кабул итте. Чөнки аның СССР алдында хокуклары бик чикләнгән иде. Без дә, илебездәге милли республикалар, өлкәләр, крайлар арасында беренче булып дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек, чөнки автономияле республиканың СССР алдында да, РСФСР алдында да хокуклары юк чамасы иде. Күп тә үтмәде, Россия үзендә президентлык институты булдыру турында карар кабул итте, 1991 елның 12 июненә Россия Президентын сайлау көне билгеләнде. Шул чакта Татарстан Югары Советы, татар зыялылары, гомумән, халык үзебезнең президентны булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Без дә Татарстан Президентын 1991 елның 12 июнендә сайларга булдык, чөнки җирле сайлауларны бөтенроссия сайлаулары белән бергә үткәрү тәртибе кергән иде. Сайлаучылар 12 июнь көнне ике бюллетень алды: Ельцинны – Россия Президенты, Шәймиевне Татарстан Президенты итеп сайлау турында. Татарстан халкына менә шундый мөмкинлек бирелде: кемне телисең – шуны сайла, теләсәң, икесен дә сайлый аласың. Безнең халык моннан үзенчә файдаланды: миңа 74 процент кеше тавыш бирде, ә Ельцинга бирелгән тавышлар аз булды һәм, закон буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлау барып чыкмады. Президент булып менә шушындый вазгыятьтә эшләп китәргә туры килде.

      – Моңа йөрәк тә, батырлык та кирәк бит әле?!

      – Бик кызыклы сорау бу, тарихи китаплар укыганда, ул минем үземдә дә туа. Әмма шул мизгелдә, шул вакыйгаларның эчендә кайнаганда, ул куркыныч кебек тоелмый: син бары тик көндәлек эшеңне башкарасың, җитәкче буларак, алдыңа килеп баскан мәсьәләне хәл итәсең кебек. Соңыннан искә төшергәндә генә, чыннан да, моңа йөрәк ничек җитте икән, дип уйлап куйганым

Скачать книгу