Скачать книгу

Равил Хәертдинов, Фәрит Хатыйпов, Фарсель Зыятдинов һ. б. кебек танылган галимнәребез бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәзетдинев – Советлар Союзы Герое исеменә, ә Польша партизаннары бригадасы командиры Александр Кузнецов Польша Халык Республикасының Милли Герое исеменә лаек булганнар.

      Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Шәйгәрдән Шәймәрдәнов турында аерым әйтәсем килә. Ул 1924 елның декабре – 1927 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе, Халык Комиссарлары Советы рәисе вазифаларын башкарган. Безнең хәзерге Дәүләт Советы бинасында төрле елларда республиканың парламенты ролен үтәгән органнарны җитәкләгән шәхесләрнең рәсемнәре куелган, алар арасында безнең шушы атаклы якташыбызның да рәсеме бар.

      Безнең як халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк дип әйтер идем. Шуңа күрә танылган шагыйрь, язучыларыбыз шактый. Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Рахмай Хисмәтуллин, Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон… Санап карасаң, Актаныш төбәге татар әдәбиятына рәсми төстә танылган 40 тан артык әдипне биргән.

      Атаклы якташларыбыз – җырчылар: Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех; композиторлар: Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов; музыкантлар: Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатиев… Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, һәм без, Актаныш кешеләре, шуның белән бәхетле дә.

      Иҗатның һәр өлкәсендә якташларың очрап тору – үзе бер горурлык бит ул. Мәсәлән, сынлы cәнгатьтә – Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, цирк сәнгатендә – Замир Мостафин, театр сәхнәсендә – Мохтар Мутин, Нәсимә Җиһаншина, Роза Салихова, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хәммәтуллин һ. б. Безнең якташлар арасында халыкара дәрәҗәдәге спорт осталары – Лерон Сибгатуллин, Фирая Солтанова-Жданова, Фәрит Ганиев һәм башкаларны күрергә мөмкин. Атаклы шахматчыбыз – дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова исә даими рәвештә Актанышта үз исемендәге призга төбәкара ярышлар үткәрә…

      Күрәсезме, Актаныш районы Сезнең кебек талантлы шәхесләрне биреп кенә тора! Менә әңгәмәбез алдыннан «Җылытасы килә дөньяны!..» дигән яңа китабыгыздагы шигырьләрегезне укыдым. Әсәрләрегез тирән фикерле, минем күңелемә бик хуш килде. Мин, гомумән, шигырьләр яратам. Әле дәү әниегезгә багышланган шигырьләрегездән бер дүртьюллыкны язып та алдым: «Дәү әниемне уйлап…» дигән шигырьдән…

      Йомгагың тәгәри-тәгәри,

      Сүтелә-сүтелә барды да…

      Шул калын, шул ап-ак йомгактан

      Бер чемтем нечкә җеп калды да…

      Гаҗәп бит! Шулкадәр тирән мәгънәле, фәлсәфи юллар…

      Җыеп кына әйткәндә, якташларыбыз – сәләтле, тыйнак, тырыш һәм эшчән, үз максатына ирешә торганнар. Мин дә, Сезнең кебек, туган ягым белән горурланам.

      – Актаныш

Скачать книгу