Скачать книгу

күрсәтелгән виртуаль археология буенча инсталляция (фильм) проектлары бик кызыклы булып чыкты. Без аннан яңа идеяләр белән кайттык һәм аларны әкренләп гамәлгә ашыра барабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим: хәзерге вакытта Болгардагы Икмәк музеена кергән биналарда музейлаштыру эше бара, һәм анда менә шушы алдынгы ысуллар кулланыла.

      Без шулай ук Римда ICCROMның – Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең – штаб-фатирында да булдык. Италия белгечләре, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр белән сөйләштек. Алар киң күңелле кешеләр булып чыкты, безгә үзләренең серләрен чиштеләр, эшләү ысулларын күрсәттеләр, археологик объектларны реставрацияләү барышында ихтимал хаталар турында искәрттеләр. Дөресен әйтим, итальяннарның Болгарда һәм Зөядәге торгызу эшләре белән чынлап кызыксынулары безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Алар әйтүенчә, безнең Болгар һәм Зөя истәлекләрен реставрацияләү һәм музейлаштыру мәсьәләләрен җентекләп башкарып чыгарга омтылышыбыз аларда зур ихтирам уяткан икән.

      Һичшиксез, дөньякүләм объектларны карап йөрү һәм халыкара дәрәҗәдәге реставраторлар-белгечләр, археологлар белән сөйләшү-киңәшү Болгар һәм Зөя тыюлыкларындагы эшне дөрес оештыру өчен бик мөһим. Әмма хикмәт монда гына түгел. Дөньякүләм тәҗрибә шуны раслый: үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау – бөек тарихи үткәнне дөрес итеп, ничек бар, шулай ачып бирү мөмкинлеге ул.

      ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләрдә дә уңышларыбыз бар. Хәзерге вакытта «Болгар тарихи-археология комплексы» һәм «Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы» дигән номинацияләр, ягъни алар буенча бөтен документ тулысынча әзерләнеп, ЮНЕСКО комиссиясенә тапшырылды. Быел ICCROMның халыкара белгечләре Болгарга һәм Зөягә килеп, аларның ЮНЕСКО таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, Болгар һәм Зөя турында документлар 2013 елда ЮНЕСКОның чираттагы утырышында каралачак.

      Сезнең сорауга җавап йөзеннән шуны әйтәсем килә: чыннан да, Болгар белән Зөяне ЮНЕСКО канаты астына кертү безнең өчен бик отышлы хәл.

      Беренчедән, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлекләр ЮНЕСКО яклавы һәм күзәтчелеге астында була. Әйтик, ул истәлекләргә беркем дә кагыла алмый, һәм, иң мөһиме, аларның торышы һәрдаим тикшерелеп тора, ягъни, телисеңме-теләмисеңме, аларны төзек һәм бөтен итеп саклауның барлык шартларын үтәргә тиешсең. Тарихи ядкярләргә бер бөртек тә зыян килмәскә тиеш.

      Икенчедән, бу вакыйга Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Без үз мирасының кадерен белә торган алдынгы, цивилизацияле республика буларак та танылачакбыз.

      Өченчедән, барыбызга да мәгълүм ки, туристларның дөнья буенча төп агымы ЮНЕСКО исемлегендәге тарихи ядкярләргә юнәлә. Димәк, Татарстан өчен халыкара туристлык хәрәкәтенә юл ачыла. Мәсәлән, Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кергәч, аны карарга килүче туристлар саны бермә-бер артты, узган ел миллионга җитте. Туристларны кабул итү эшен оста итеп оештыра

Скачать книгу