Скачать книгу

ук бик күләмле һәм катлаулы эш, бу очракта тиз түгел, нәкъ менә җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур.

      Болгарда узган ел ахырында булгансыз икән, димәк, безнең эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен үз күзләрегез белән күреп кайткансыз. Узган елгы Изге Болгар җыены алдыннан Чатырлар лагере куллануга тапшырылды, Болгар шәһәрлегенең Көньяк капкасы торгызылды. Хәзерге вакытта биш катлы елга вокзалы төзелә. Аның причалына теләсә нинди зурлыктагы елга суднолары килеп туктый алачак. Ә өске катларында Болгар цивилизациясе музее урнашачак. «Болгар» мәчете һәм мәдрәсәсе комплексы төзелә. Сез искә алган Икмәк музеенда да эшләр ахырына якынлашып килә. Табиб йорты салына. Әлбәттә, Болгарның тиңсез хәзинәсе булган борынгы ядкярләрне – Җамигъ мәчетен, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Ак, Кара һәм Көнчыгыш пулатларны, Ханнар төрбәсен, Кече манараны төзекләндерү-реставрацияләү эше дәвам итә.

      Шушы төзү-төзекләндерү эшләре эчендә кайный-кайный, мин инде үзем дә күпмедер дәрәҗәдә археолог, төзүче, архитектор булып җитәм бугай. Һәрхәлдә, тарихи мирас белән эш итүнең берничә кагыйдәсен яхшы үзләштердем. Мәсәлән, тарихи объект җир астыннан казып чыгарылып, ачып куела икән, аны саклау өчен барлык чараларны күрү мәҗбүри. Әгәр дә инде аны тиешенчә сакларга көчең җитмәсә, бөтенләй кагылмавың, җир өстенә чыгармавың хәерлерәк. Шуңа күрә археологлар тарафыннан чагыштырмача күптән түгел табылган Хан сараеның нигезе өстенә саклагыч корылма төзибез. Мең еллар буена сакланган әлеге уникаль истәлекнең кар-яңгыр астында таркалып юкка чыгуына юл куярга һич ярамый.

      Быел май аенда – Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көнендә – әлеге вакыйга хөрмәтенә салынган яңа бинаны – Истәлек билгесен ачу күздә тотыла. Аның төп залына дөньяда иң зур басма Коръән куелачак. Залның диварына элү өчен, Сезгә яхшы мәгълүм Ибн Фадлан илчелегенең Болгарга килү юлы күрсәтелгән карта эшләнеп бетәчәк. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып, үзенең лаеклы урынын алачак. Якын киләчәккә ниятләр менә шундый.

      – Тарихи чыганаклар буенча, Болгар шәһәре 1236 елда Чыңгыз хан нәселенең дәвамчысы Батый хан тарафыннан яулап алына, яндырыла һәм озакламый яңадан сафка бастырыла. Ә бүгенге көндә әлеге тарихи шәһәрне өлешчә булса да торгызу мөмкинме? Болгарны уратып алган зур, калын, ак таш диварлар, данлыклы Ага-базар, хан сарайлары һ. б. күз алдына килә.

      – Әгәр дә Сез бу очракта торгызу төшенчәсен Болгарны өлешчә булса да элеккеге хәленә китерү, ягъни яңадан төзү дип аңласагыз, бу мөмкин нәрсә түгел. Беренчедән, Сез беләсез, Болгар да, Зөя дә ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерләнә. Шуңа күрә без тарихи ядкярләрне саклауның бөтен дөньяда кабул ителгән кагыйдәләре буенча эш итәбез. Алар буенча борынгы хәрабәләр (ә Болгар шундыйлар исәбенә керә) ничек бар – шулай сакланырга

Скачать книгу