Скачать книгу

яшь кеше, укырга өлгерерсез. Пакистанны өйрәнгәнсез икән, шуңа без сезне Пакистанга җибәрәбез…» – диделәр. Каршы килеп булмый, ризалашмыйча чара юк. Бер ай ял бирделәр, аннары җыенып килергә куштылар. Ялдан килсәм, Индонезиягә язып куйганнар. «Мин Индонезияне өйрәнмәдем, телләрен белмим», – дип тә карадым. «Сез инглизчә беләсез, баргач, инглиз теле белән эшләрсез», – диделәр. Шулай итеп, үзлектән индонезия телен дә өйрәнергә туры килде. Аның теле башка телләргә караганда җиңелрәк. Һәр көнне бер иллеләп бик кирәкле рус сүзен сайлап алам да, сүзлектән аларның индонезиячәсен карыйм. Грамматика-фәлән өйрәнү юк. Базарга чыгам да анда утыручылардан сораштырам. Алар бу сүзләрне грамматик яктан дөресләп әйтеп бирәләр. Байтак кына шулай шөгыльләнгәч, телне газета буенча шомарта башладым. Бер елдан консулның тәрҗемәчесе булып эшли идем инде. Индонезиядә ике ел яшәдем, бүтән анда кайтмадым.

      – Хәзер дә бу телләрне кулланасызмы?

      – Туры килгәндә кулланам, ләкин онытыла. Урду онытылмый, һиндча да кайвакытта сөйләшәм. Индонезия теле белән сөйләшергә туры килмәде, әмма шәкертем Эдуард Исламовка бу чит телне өйрәнергә киңәш иттем. Ул индонезия һәм малайзия телләрен үзләштерде. Алар арасында аерма бик аз. Эдуард Малайзия икътисадын өйрәнде. Мин аның диплом эше белән җитәкчелек иттем. Аннары ул әлеге теманы үстерде, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты булды.

      – Сез карьерагызны Индонезиядә башлагансыз, һәм бу дәвердә анда илкүләм үзгәрешләр, тарихи чуалышлар булган. Коммунистларны үтергәннәр, төрмәләргә утыртканнар… Куркыныч түгел идеме? Советлар Союзы да – коммунистик дәүләт, Сез шул дәүләтнең бер вәкиле булгансыз бит.

      – Коммунистларга каршы сугыш башлангач, безгә, дипломатларга да, зур авырлык белән эшләргә туры килде. Бер кызыклы вакыйга искә төште. Индонезиядә Сукарно хакимлек иткәндә, коммунистлар партиясенең генераль секретаре Дипа Нусантара Айдит хөкүмәттә министр иде. Безнең ил белән Индонезия арасында мөнәсәбәтләр яхшы, кичләрен Джакартада яшьләрнең кичәләрен уздырабыз. Берсендә хатынымны яшьрәк кенә индонезияле биюгә чакырып алды. Бер унбиш минутлап биегәннәрдер. Аннары безнең яныбызга килеп сораштыра башлады: «Сез әллә Үзәк Азиядәнме, фәләнме-төгәнме?..» Мин: «Юк, без – татарлар…» – дип, аңа кемлегебезне сөйләп киттем. Озак кына сөйләшеп торгач, бу кеше китте. Аннан соң илченең тәрҗемәчесе Б. Голованов, яныма килеп: «Сез хатыныгызның кем белән биегәнен беләсезме?» – диде. «Юк, – мин әйтәм, – ягымлы һәм бик кызыклы индонезияле булды ул», – дим. «Әлеге кеше Индонезия коммунистлар партиясенең генераль секретаре Айдит иде…»

      Айдитны үтергәч, без еладык хәтта. Хәрби түнтәрелеш булды бит. Ярты миллионнан артык коммунистны үтерделәр. Президент Сукарнога тимәделәр, ләкин ул өендә сак астында яшәде, берничә елдан вафат булды.

      – СССР таркалуны Сез Непал Короллегендә СССР эшләрендә вакытлыча ышанычлы вәкил вазифасында каршылагансыз. Бу тарихи түнтәрелешне читтән күзәткәндә, нинди хисләр кичердегез?

      – Кайчандыр

Скачать книгу