Скачать книгу

сөйләп киттем: «Булачак премьер-министр хөрмәтенә эчәргә була», – дидем. Бхутто: «О-о-о, Сез ничек матур сөйләшәсез! Әгәр мин хакимияткә килсәм, Сезне мәдәният министры итеп билгелим. Кул астымда эшләүче министрларны урду теленә өйрәтерсез, аннары мине дә…» – диде.

      (Бхутто инглиз һәм синдхи телләрендә үтә яхшы чыгышлар ясый, нигәдер дәүләт теле булган урдуча сөйләшүдән кача иде. Хакимияткә килеп, бер ел узгач, ул дәүләт теленең асылына төшенде. Ә безнең очрашу вакытында ул властька омтылучы оппозиция лидеры гына иде әле.)

      «Кызганыч, бу мөмкин түгел, әфәнде, – диде Талпур. – Шагыйрь Хәлиулла Пакистан гражданы түгел. Сезнең сәяси карашларыгызны хупласа да, ул Советлар Союзының Карачидагы вице-консулы вазифасын башкара». «Алайса, мин аны булачак хакимиятемә СССР илчесе итеп чакырам», – диде Бхутто.

      Аннары без аның белән ярты сәгать күзгә-күз сөйләштек. Сәяси вазгыять турында Үзәккә һәм илчелеккә хәбәр җибәрдем. СССР Тышкы эшләр министрлыгыннан – рәхмәт хаты, илче М. Дегтярьдан, килешенмичә оештырылган очрашу өчен, шелтә алдым. Сайлауларда Бхутто партиясе зур җиңү яулады.

      – Дөньяда бүген нинди вазгыять барганын карап, ишетеп, укып торабыз. Украина, Гыйрак, Сириядәге сугышлар. Россия-Америка, Россия-Европа берлеге мөнәсәбәтләренең суынуы, Россиянең Азия илләренә (Кытай һ. б.) тартылуы күзәтелә. Сезнеңчә, бүгенге дөнья нәрсә тели? Кризислардан чыгу юллары бармы? Әллә кешелеккә традицион дипломатия җитмиме?

      – Якын Көнчыгыш илләрендә булган хәлләр бик фаҗигале. Беркайчан да чит дәүләтләрнең эчке сәясәтенә кысылырга ярамый. Минемчә, Ливиядә, Сириядә, Гыйракта нәрсә барганын америкалылар да, европалылар да әз генә булса да аңлады кебек. Гыйракта Америка хәрби көчләре берничә ел тордылар, алар китүгә, ил яңадан шул ук кризиска кайтты. Нәтиҗә юк. Эчке сугыш бара бит. Әфганстанда да шул ук хәл. Киләчәктә нәрсә буласын беркем белми.

      Минемчә, үсеп килүче илләрдә күпмедер вакыт аралыгында ниндидер дәрәҗәдә диктатура да булырга тиеш. Яхшы, оста идарә ителә торган диктатура кирәк, чөнки аларның күбесендә җәмгыять тулы канлы демократиягә әзер түгел. Демократияне теге яки бу көчләр үз мәнфәгатьләрендә файдалана башлый, нәтиҗәдә төрлелек килеп чыга.

      Өченче дөньядагы иң зур демократия – Һиндстанда. Анда турыдан-туры сайлаулар нәтиҗәсендә хөкүмәт дүрт-биш ел саен алышынып тора, армия илнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Армиянең эчке эшләргә кысылмавы нәтиҗәсендә демократик юл белән теге яки бу лидерлар килә. Джавахарлал Неру, Индира Ганди, Раджив Ганди… Бу – бик зур, лаеклы нәсел, ләкин алар да әкренләп сәяси мәйданнан китә. 2014 елгы сайлауларда Джавахарлал Неруның туруны Рахул Ганди җиңә алмады, хөкүмәткә башка юнәлештәге кеше – Нарендра Моди килде.

      Нәрсә ул Һиндстан? Ул – атом-төш коралы тота торган, 1 миллиард 310 миллион халкы булган держава. Анда кем генә хакимияткә килсә дә, законнар үзгәрмәячәк.

      Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка кебек тиз үсеп килгән илләр БРИКС дигән төркемгә берләштеләр. Аның 100 миллиард доллар устав

Скачать книгу