Скачать книгу

нинди хатирәләр яңара?

      – Әлбәттә, татар театр труппасын оештырып йөрүдер. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Галиәсгар Камалның популяр әсәрләрен сәхнәгә алып мендек. Мин апам янына Башкортстанга кайтып киткәч, театр куюлар да тукталган дип ишеттем.

      – Янәдән туган туфракка аяк басу кайчан насыйп булды соң?

      – 1959 елда ике көн Такталачыкта торып киттем. Районда шигырьләр сөйләдем, радиодан чыгыш ясап, үземнең бу авылныкы икәнлегемне әйттем. Кулак дип сөрелүебез турында ләм-мим. Аръяк мәчетенең подвалында (хәзерге мәчет урнашкан як. – Л. Ш.) җыелышта катнаштым, дүрт такта кисәгенә беркетелгән фанерадан торган трибунада бер сәгать буе үз әсәрләремне укыдым. Утырышны детдом директоры Газиз агай (минем дәү әтием Нәҗип Газизов. – Л. Ш.) алып барды. Иң башта: «Фәләнов иптәш мондамы?» – дип, һәр кешене барлап чыкты. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде…

      – Шуннан соң кайтканыгыз булдымы?

      – Юк…

      – Нигә?

      – Әтиемнең бертуганы Әфтах абыйның өен детдом иткән булганнар. Соңгы кайтуымда ул бердәнбер таныш йорт иде. Калганнары үзгәреп беткән. Нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.

      – Нәфисә апа Сезне тәрбияләп кенә тора. Сер булмаса, аның белән кайда таныштыгыз? Ничә ел бергә торасыз?

      – Нәфисә үзе Башкортстанның Яңа Шәрип авылыннан. Бу авыл патша заманында хәзерге Актаныш районының Иске Шәрип авылыннан аерылып чыккан булган. Апам янында яшәгәндә очраштык. Миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә.

      …Моннан тыш Гамил ага Мохтар Мутин, Һади Такташ, Сибгат Хәким турында сөйләде, үткәннәрен искә алып, янә бала булды, мизгелдә егеткә әйләнде дә күз ачып йомганчы кыю ир булып җитеште. Шушы дүрт кенә сәгать әңгәмәбез тарих битләрендә күмелеп, әйтергә өлгермәгән сүзләр өзелеп калды. Әмма шагыйрь барыбер уйлары белән туган якларын иңләде, күңеле белән туган авылына кайтып туктады.

2003

      ГОМЕР КИЧҮЛӘРЕ

      Кабат шау чәчәккә төренгән май ае җитте, «Кырлач»ларны җиңеп, «Апрель җиле», «Яшел яфраклар»ы белән язның иң матур, иң самими һәм иң саф чагы дөньяга аяк басты. Шомырт, чия, алмагачлар ак төскә уранды, күңелдән илаһи моң, шатлык, бәхет ташый, түрдә яткан сагыш-гамьне ашый-ашый… Ихлас күңелле, бүтәннәр игътибар итмәгән тирән матурлыкны күрә белгән иҗат әһелләре туа торган дәвер. Ник дисәм, халыкчан шагыйрь Гамил ага Афзал да май аенда туган. Гомере буе диярлек Казаннан читтә – Әлмәт каласында яшәп, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган, шул ук вакытта Татарстанның халык шагыйре исемен алуга ирешкән бердәнбер әдип. Ул, Актаныш районы Такталачык авылының яшел чирәмле урамнарыннан йөгереп, Магнитогорск заводлары, Башкортстанның Яңа Шәрип, Заболотскийлары аша мең үлеп, мең терелеп, якты нур көткән гөл шикелле кояшка үрелеп, мең янып, мең туңып, бар көченә Тукай, Такташ, Сибгат Хәким йолдызларына таба талпынып, әдәбиятка килгән…

      Мин еш кына Әлмәткә бара идем. Гамил ага авылдашым буларак

Скачать книгу