Скачать книгу

дөнья көтәм!)

      Гамил, «Бәкер»дән кайтып кергәч, бик шатланды: «Нәфисә, безнең өй бик ямьләнгән, бу әйберләрне алырга каян акча алдың?» – дип сорады. Мин, елмаеп: «Алла бирде», – дидем дә акча кәгазен күрсәттем. «Бу юлы Алла бик юмартланган әле», – диде ул. «Китабың калынрак булгандыр», – дидем мин.

      1965 елның 7 сентябрендә Әлмәт шәһәренә килеп төштек. Әдип ага Маликов, Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахуновлар каршы алды. Шуннан бирле Әлмәттә яшибез.

      – Соңгы күрешүебездә Гамил ага: «Нәфисә миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә яшибез», – дигән иде. Сезнең яшь арагыз унсигез (!) ел икән. Тормышта үзен сиздермәдеме?..

      – Юк. Әлмәткә килгәч, безне абыйлы-сеңелле дип уйлаганнар. Гамил мине кемнәндер көнләвен сиздермәде. Бервакыт шулай да Юныс Әминов белән җәмәгате Фәһимә апа хәл белергә дип килгәннәр иде. Юныс абый ялгыш өйдә кия торган чүәк белән кайтып киткән, үзенең аяк киеме бездә калган. Шунда гына Гамил абыең: «Бу кем туфлие, ярты метрлы?» – дип, озак кына каранып йөргән иде.

      – «Ай тотылган – шул кирәк аңа,

      Йөремәсен төнлә.

      Менә безнең Габделвәли ага

      Тотылмый бер дә…»

      Гамил ага тапкыр, чичән телле дә иде бит…

      – Әйе, сүзгә тапкыр, темалары да төрле-төрле, бай күңелле иде ул. Хуҗалык эшләренә генә маһир түгел иде. Яңа Шәрип авылында яшәгәндә, Салиха апасы: «И Гамил, син ничек дөнья көтәрсең икән? Чүкеч тотып, кадак та кага белмисең», – дигәч, «Без кадакны каләм белән кагабыз ул», – дигән булды.

      – Иҗат кешеләренә сәерлек хас. Килешәсезме?..

      – Килешәм. Бер генә мисал китерим әле. Гамил, дачага барып керү белән, ике генә яфрак чыгарган әрекмәнгә су сибә. Ә мин сүз әйтмим. Дөньядан ничек тә ямь тапсын дип уйлыйм. Берсендә түзмәдем, сорадым: «Әтисе, бу әрекмәнгә нигә дип су сибәсең? Ул – чүп үләне, алмагач төбендә үсәргә тиеш түгел бит», – дидем. Гамил абыең: «Әрекмән дә – табигатьнең бер бүләге, үссен», – дигән булды.

      – «Альпинист тауларга карый,

      Бәхет тауларда микән?

      Игенче кырларга карый,

      Бәхет кайларда икән?..»

      …Нәфисә апа, хатын-кыз өчен бәхет нәрсә ул?

      – Яраткан кешең белән тату гаилә корып, бала үстергән вакыт, балаларыңның әтиләренә иркәләнеп сыенган, иреңнең тынычлап йокыга киткән чагы. Синең күзеңә әле йокы керми, шуңа аяк очына гына басып, аларны уятмаска тырышып йөрисең… Синең бу – үз ояң, үзеңнең биләмәң, үзеңнең шатлыгың. Бар гомереңне иреңә, балаларыңа багышлау – хатын-кыз өчен иң зур бәхет.

      – Ә кеше өчен?

      – Кеше булып туу һәм кеше булып калу. Бервакыт, авылда торганда, Гамил белән очрашып йөргәндә, шундый хәл булды. Җәйге эссе көн иде, ә Гамил плащ киеп йөри. «Бу плащ белән Сезгә эссе түгелме, Гамил абый?» – дидем. «Нәфисә, гариплегемне кешегә күрсәтәсем килми», – диде. (Кимсенеп йөргән чаклары да булды.) Мин әйтәм: «Гариплекне чүпрәк белән генә каплап булмый шул ул, күңелең саф, якты булса, гариплек күренми ул», – дидем. Шул көннән башлап плащын тиешле-тиешсез

Скачать книгу