Скачать книгу

егерме елдан артык Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирант, кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, директорның фәнни эшләр буенча урынбасары булдыгыз, утыз елдан артык Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессоры, мөгаллиме буларак хезмәт куйдыгыз. Ул елларны еш искә аласызмы?

      – Университетта татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып мин унтугыз ел эшләдем, аннан соң профессор булып кына калдым. Дүрт ел педагогия университетында да кафедра белән җитәкчелек иттем. Икесендә берьюлы дигәндәй.

      Ул чакларны гел искә алам, чөнки алар – иҗатымда иң уңышлы һәм бәхетле еллар. Докторлык яклаган, төрле монографияләр чыгарган чорым. Утызга якын фәнни хезмәтемнең күбесе шушы вакытта язылды.

      – Татар әдәбияты буенча укыту программалары, татар мәктәпләре өчен тулы бер линия дәреслекләр авторы һәм авторлар коллективының фәнни җитәкчесе буларак, Сезнең сүзне ишетәсе килә: ФГОС таләпләренә туры китерәбез дип, дәреслекләрне тулысынча яңарту эчтәлекнең саегуына китермәдеме икән?

      – Шактый көч куярга туры килде. Алтмышка якын дәреслек, программа, методик әсбап дөнья күрде. Бигрәк тә 70 нче еллар башыннан башланган дәреслекләр белән эшләү алга таба дәвам итте. Башта соавтор буларак катнашсам, тора-бара авторлар коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде.

      80 нче еллар азагында Татарстан Мәгариф министрлыгы урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча яңартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу җаваплы эшнең башына мине билгеләделәр. Өр-яңа концепция төзергә кирәк иде. Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш. Анда Урта гасыр татар әдәбияты да лаеклы урынны алсын, сәнгать ягыннан иң камил әсәрләребез дә тәкъдим ителсен, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин кебек әдипләребезнең иҗаты да керсен.

      Әлбәттә, без бу эшне күренекле галимнәребез ярдәмендә башкарып чыктык. 1995 елга барлык сыйныфлар өчен дә татар әдәбиятыннан дәреслекләр һәм хрестоматияләр дөнья күреп бетте. Алар кат-кат басылды.

      Яңа дәреслекләр төзегәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмады. Нишлисең, дөнья гел үсештә, үзгәрештә һәм бу – табигый процесс.

      – Бүген татар теле һәм әдәбияты укытуга карата булган каршылыкларны ничек кабул итәсез?

      – Авыр кабул итәм, чөнки бу – милләтне бетерүгә юнәлтелгән эш. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны бетерүгә каршы булган көч тә хәзер шактый тупланды. Җәмәгатьчелек, мәгариф хезмәткәрләре телне юк итүгә алып барган югары даирәләрнең фикерен кабул итми, телебезне саклап калу юнәлешендә эш йөртә.

      – Хатыныгыз Фирая ханым да – фән кешесе, ул да филолог, ләкин рус теле буенча. Ничек яшәдегез? Әллә кызыксынулар уртак булгач җиңелрәк булдымы?

      – Бик җиңел булды. Фирая белән безнең дәреслекләргә карашыбыз да уртак. Ул да рус теле буенча күп

Скачать книгу