Скачать книгу

төп халык массасының битарафлыгы, үз милләте турында уйламавы нидән икән? Ни өчен шушындый хәлгә төшәбез?..

      – Үзем дә уйланам, еш кына борчылам. «Сабырлык» дигән сыйфат безнең каныбызга сеңгәндер. Ә кайчак ул комачау да итми микән? Халыкка кычкырсаң, ул ишетәме-юкмы…

      «Конституция», «ике теллелек» төшенчәләре күптән аксиомага әйләнергә тиеш иде. Әмма күрәләтә алардан да колак кага барабыз. Яшьләргә килгәндә, төрле фикердәгеләре бар. Милли, тарихи мәсьәләләргә битарафлары да, үз фикере булганнары да. Мәдәниятне, әдәбиятны ныграк белгән саен, үзаң уяна. Әнә шундый мөстәкыйль фикерле алмашның күбрәк булуын теләр идем.

      – Ә менә чит өлкәдә үскән татар яшьләрен квота ярдәмендә университетка җыеп, аларны үз туган төбәкләрендә татар телен укытырлык белгечләр итеп әзерләп буламы?

      – Ректорат та, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканаты да бу мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Алдан планлаштыру гына кирәк. Бу – үтәлә торган эш.

      – Йомгаклап, соңгы сорау: әдәбият фәненең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

      – Әдәбият – халык яшәешенең бер формасы. Әгәр халык чын милләт икән, аның мәдәнияте, күңел гәүдәләнеше, яшәеше бар икән, әдәбияты да була. Ә ул булган җирдә әдәбият фәне дә бар. Аны укыту, өйрәтү – төп шарт.

2004

      ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП, КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

(Татарстан Язучылар берлеге оешуга – 70 ел)

      Татарстан совет язучылары союзының Беренче Бөтентатарстан съездында оешкан Язучылар берлегенә 70 яшь тулды. 1934 елның 25 июлендә кичке җидедә Татар дәүләт академия театры бинасында башлана ул беренче съезд һәм дүрт көн буена дәвам итә.

      Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Галимҗан Гыйльманов белән әңгәмәбез дә әнә шул юбилей уңаеннан оештырылды.

      – Беренче иҗади оешмалар, берлекләр һәм әдәби түгәрәкләр XX гасырның 10–20 нче елларында ук оеша башлый, ә нигә соң Татарстан Язучылар берлеге рәсми төстә 1934 елда гына төзелә?

      – Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Шулай да беренче әдәби берләшмәләр XX гасыр башында оешалар. Иң элек Казанда Г. Тукай, Ф. Әмирханнар катнашлыгында киң эшчәнлек җәелдереп җибәргән «Шәрык клубы» хакында әйтергә кирәктер. Шундый ук оешмалар Уфада, Оренбургта, Троицк калаларында эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң бу процесс тагын да активлашып китә. Бу очракта партия идеологиясенең даими йогынтысы хакында әйтми булмый. Совет чорында оешкан иң беренче әдәби берләшмәләр заводлар, клублар янында була. Кави Нәҗми 1923 елда «Завод» дигән әдәби берләшмә төзи, Шамил Усманов «Часовой» (1923) дигән әдәби түгәрәк ачып җибәрә. Ә 1924 елның башында Казан шәһәре коммунистларының үзәк клубы каршында «Октябрь күмәге» исемле әдәби берләшмә оеша. Ул аеруча зур абруй казана һәм күпчелек татар әдипләрен үзенә җәлеп итүгә ирешә. Җитәкчеләре дә халык арасында мәгълүм шәхесләр – Ф. Бурнаш, Ш. Усманов, К. Нәҗми, Ф. Әсгать, Г. Кутуй. Яңа әдәби берләшмәнең эше, нигездә, пролеткультчылык идеологиясе рухында алып барыла. Бу – татар язучыларын бер урынга җыя, туплый алган беренче җитди әдәби оешма.

      Әлбәттә,

Скачать книгу