Скачать книгу

дә күбәйде хәзер. Урын ала алмагач, «Башка язмыйм!» дип кайтып киткән талантлы балаларны да күрергә туры килде. Зур иҗатны әнә шул конкурслар, очраклы җиңү-җиңелүләр алыштыруыннан куркам мин бүген.

      Яшь иҗатчыга көндәлек ярдәм, даими киңәш-табыш кирәк. Мохит, аралашу кирәк. Иҗади мәгънәдә рухи җитәкчелек. Аның рифма-ритмын санап утырмыйча, күбрәк шәхеслегенә, әдәби, кешелек, гражданлык позициясенә игътибар итәргә кирәк. Даими берләшмәләр аз шул бездә, яшьләр газета-журналлар тирәсенә дә оешып бетә алмадылар, вузларда да хәл тотрыклы түгел. Гүзәл Сәгыйтованың «Калеб» төркеме күп эшли бу юнәлештә, анда шактый җанлылык сизелә. Ленар Шәех төркеменнән соң бераз өзеклек булып алган иде, бүген яшьләр тагын күтәрелештә. Узган ел ахырында жюри составында шул ук «Калеб» оештырган «Яңа буын» программасында катнашырга туры килде. (Заманында «Яңа буын» проектына да сез – «әллүки»челәр нигез салды бит!) Бик куанып, сөенеп йөрдем. Ун-унбишләп яшь каләм иясе зур әдәбият ишеген шакый. Димәк, тагын буын килә. Шәп бит бу!

      Ә инде кемдер яшьләр белән эшләми икән, минем аларны битәрлисем килми. Һәркем яшьләр белән эшли алмый. Бу – бер. Икенчедән – яшьләр һәр язучы артыннан ияреп тә китми. Бүгенге яшь иҗатчылар мәктәп түгәрәгенә йөреп, укытучы авызына карап утыра торган укучы балалар түгел. Рүзәл Мөхәммәтшин «Әллүки»гә килгәч, беренче сөйләшү әле дә истә. Аның иҗатында Такташ шигърияте чалымнарын атап күрсәтә башлагач, ул миңа: «Мин Такташ түгел! Мин – Рүзәл Мөхәммәтшин! Мине беркем белән дә бутамагыз!..» – дигән иде. Син үзең дә моның шаһиты. Менә шуннан соң җавап табып кара…

      Һич аптырарга кирәк түгел – талантлы кешедә, шәхеслеккә ирешкән һәр иҗат иясендә эгоистлык көчле. Ул үзен күбрәк ярата, үзе өчен күбрәк эшли, үзе өчен күбрәк сорый. Бу табигый. Остазлык мәсьәләсе башка яссылыкта карала. Остазлык ул – үзеңә алганга караганда күбрәк бирү. Олы җанлылык һәм кече күңеллелек – остазлыкны әнә шулар билгели. Аның бер үзенчәлекле ягы бар икән – баштарак яшьләр янына үзем күп йөрдем, хәзер исә үзләре күп килә. Шылтыраталар, почта аша әсәрләрен салалар, очрашулар сорыйлар, хәтта таләп итәләр… Әлегә бер генә кешене дә кире какканым юк.

      – Тагын бер һөнәрегезне искә алмыйча булмый. Ул да булса, университетта укытуыгыз, ягъни мөгаллимлек…

      – Әйе, моннан бик күптәнге кайсыдыр тормышымда «университет чоры» да булып алды. Алты еллап Казан дәүләт университетының татар бүлегендә, журфакта һәм рабфакта татар әдәбиятыннан лекцияләр укырга туры килде. Бик сагынам шул елларны, чөнки бик яшь идем ул чакта, бөтен барлыгым, зиһенем-күңелем өмет-хыяллар белән тулган чак иде. Шулкадәр мавыгып, тырышып укытып йөрүемне хәтерлим. Бер үк вакытта студентларның фәнни түгәрәкләренә кураторлык итәм, кичләр-төннәр буе коридор озынлыгында «Әдәби сүз» стена газетасы чыгарабыз (анда минем төп ярдәмчеләрем – Рифкать Бикчуров, Назыйм Сәфәров, Дамир Шакиров). Әле генә студентлыктан мөгаллимлеккә күчкән егетне дәртләре ташып торган яшь-җилкенчәк ничек кенә тыңлап бетергәндер,

Скачать книгу