Скачать книгу

инде – татар милләтенең киләчәген өметле күрәм. Әмма аны һәр адымда авырлыклар саклап торачак. Уяулыкны югалтмаска кирәк, шул гына. Бүгенге җитәкчеләребез кебек лидерлар алда да булырмы? Шул хакта бераз борчылып уйланам.

      Соңгы ун-унбиш елда туган телебез белән бәйле позицияләрне кире кайтара алдык. Кайтарып булмаслык хәлгә җитеп бара идек бит. Акыллы кануннар эшләнде, Дәүләт программасы бар, җитәрлек акчалар бүленде. Халкыбыздагы татарлыкны, үзаңны кузгатып җибәрәсе, үстерәсе калды. Шулай да бөтен нәрсәне дә Хөкүмәт яисә Президент үзе эшләр дип көтеп утыручылар күп әле. Кемлегебезне (идентичность) саклап калуда һәр татар үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм: кем милли киемен киеп йөри, кем үз авылында Сабантуйлар, җыеннар оештыра, кем баласын милли мәктәпкә укырга бирә, кем үз фирмасының элмә такталарын татарчалаштырып язып куя…

      Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, Аллага шөкер, илебездә иң алдынгылардан. Чәчмә әдәбиятта булсынмы, шигърияттә яисә драматургиядә, балалар әдәбиятында булсынмы, башка жанрдамы – татар әдәбияты дөньяви вазгыятьтән бервакытта да читтә калмады дип уйлыйм. Фән дә бар, аның да аналитик юнәлеше көчле. Үзебезнең Фәннәр академиясе булу белән горурланам. Соңгы елларда аның әдәбият, тел, сәнгать, тарих, археология, энциклопедия тармаклары шактый зур уңышларга иреште. Боларның барысы да күңелдәге өметне ныгыта, аны үсендереп тора.

      – Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый! Гомер бәйрәмегез котлы булсын, киләчәктә Сезне зур уңышлар, яңа әсәрләр, яңа үрләр көтсен! Исән-сау булыгыз!

2017

      «КАМАЛ»НЫ КАМАРГА КИЛӘЛӘР

      Ишетмәсәгез – колак салыгыз, күрмәсәгез – карагыз, күз төшерми калмагыз! 31 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Алтын битлек» фестивале узачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән театрлар иң шәп сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Бер атна буена дәвам итәчәк фестивальне Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, «Алтын битлек» ассоциациясе оештыра, мәгълүмати ярдәмне Казан шәһәре хакимияте күрсәтә. Мин үземне кызыксындырган сораулар белән Г. Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка мөрәҗәгать иттем.

      – Шамил Зиннурович, әйтегез әле, ни өчен «Алтын битлек» фестивале Казанда үткәрелә? Бу башкалабызның 1000 еллыгы белән бәйлеме?

      – Фестивальнең Мәскәүдә үз дирекциясе бар. Алар Казанны сайладылар да Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Ул үз чиратында бу тәкъдимне бик хуплады.

      «Алтын битлек»нең тантана өлеше һәр елның апрель аенда Мәскәүдә уза, һәм анда номенант булганнар Россия күләмендә «сәяхәт»кә чыга, тамашачыга үз сәләтен, театрларының үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фестивальдә катнашучы труппалар беркөнне килеп үз спектакльләрен куялар да икенче көнне кайтып китәләр. Шулай итеп, тамашачыларыбыз бер-бер артлы рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен карый алачак.

      Бу чара Казанның 1000 еллыгы белән бәйле түгел. Премия тапшырулар,

Скачать книгу