Скачать книгу

якладым. Оппонентларымнан да уңдым – Тәлгат Галиуллин, Хуҗи Мәхмүтовлар хезмәтемә уңай бәя бирделәр. Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовлар хуплап чыгыш ясадылар.

      Язган фәнни эшемне ВАППка юлладык. Баштарак уңай хәбәрләр килде. Бертавыштан расланган, диделәр, хәтта теркәлгән номерын да әйттеләр. Кайбер ВАПП әгъзалары, Мәскәүгә килергә, башкала вузларында укытырга димләп, миңа озын-озын хатлар яздылар, диссертациямне Мәскәүдә бастырып чыгарырга вәгъдә иттеләр… Шулвакыт кара кәгазь килеп төшмәсенме?! Имеш, гарәп теле урынына башка чит тел тапшырырга тиешмен! Имеш, Якын Көнчыгыштагы сугыш чукмарлары теле фәнни телгә керми… Имеш… Имеш… Менә шулай тагын ике елга сузылган авыр тарих башланды. Сигез ел өйрәнгән гарәп телем бернигә ярамый булып чыкты, диссертациямдә кулланылган борынгы текстларны өйрәнгәндә су кебек, һава кебек кирәк булган гарәп телен, әби-бабаларымның дога телен шик астына алдылар. Университет ректорыннан бер-бер артлы рәсми хатлар, дәлилле белешмәләр Мәскәүгә китә торды, Мәскәүдән «Гарәп теле чит телләр исемлегенә керми» дигән җаваплар килә торды… Мин сүземнән кире кайтмадым. Итальянча да, испанча да өйрәнмәдем. Миңа ул кирәк түгел иде. Киресенчә, мин гарәп телен үҗәтләнеп өйрәнергә керештем һәм шактый гына уңышларга да ирештем… Бәлки, хәзер дә кайдадыр ятадыр минем кандидатлык шаһәдәтнамәм, мин хәтта аның номерын да беләм. Ләкин мин аны юллап йөрмәячәкмен. Бу протест-тойгы миңа бик тә кадерле. Чөнки ул вакыттагы ВАПП күрсәтмәсеннән баш тарту тормышымда, хәтта язмышымда минем өчен беренче зур сынау һәм беренче зур җиңү булды.

      – Заманында «Албастылар» романы татар дөньясын шаулатты. Сез аның дәвамын язам дигән идегез. Язылдымы, кайчан халыкка чыгарырга уйлыйсыз?

      – «Албастылар» минем өчен язмыш әсәре булды. Ул «Казан утлары»нда басылып чыккан көннән башлап көн саен диярлек йә укучылар хаты, хәбәре, телефон шылтыравы, электрон почта язмасы йә булмаса берәр фәнни хезмәт, диссертация материалы булып миңа килеп ирешә тора. Беренче биш елда укучылардан алган кочак-кочак хатларны әле дә кая куярга белмим. Ул чакта бу әсәремне кайбер авыллар, клубларга җыелып, төннәр буе кычкырып укып чыктылар, Хәлимне яки Нәфисәне, Майяны эзләп урманнарда йөрүчеләр дә булды хәтта. Бу феномен миңа төш аша килде һәм минем җанымны гомерлеккә тынгысыз итте. Бүгенгә кадәр аның шаукымлы идеяләреннән котыла алмыйм. Әйе, әсәрнең дәвамы да язылды. Ул инде берничә ел кулъязма хәлендә өстәлемдә ята. Мин аның хәтта электрон вариантын да эшләмәдем. Эшләсәм, каядыр китеп барыр, дөньяга фашланыр кебек тоела. Шуңа күрә дә укучыларга тәкъдим итәргә бераз куркып торам. Аннары укучыларым белән киңәшләшәсем дә килә: кирәкме аның дәвамы? Бәлки, җитәр инде Хәлим белән Нәфисәнең аянычлы язмыш борылмалары (драмалары)? Укучы ничек әйтә – шулай булачак. «Идел» журналы ашамы, Язучылар берлеге аркылымы – укучыларым белән аңлашасым килә, кирәкме безгә бүген «Албастылар»ның дәвамы? Әгәр кирәк дисез икән – иртәгә үк бастырырга

Скачать книгу