Скачать книгу

йөриме ул?..»

      Ана хаты: «Ул инде үсте, улым. Хәзер ат сакларга йөри. Кызлар белән кичке уенга чыга…»

      Бала хаты: «Минем кебек, атлар яратамы ул?»

      Ана хаты: «Бәй, син үзең бит инде ул, улым!..»

      Бала хаты: «Ә! Шулай бит әле… Үзем булсам да, барыбер сагындым мин аны, әнкәй!»

      Тагын менә мондый хатлар: «Балам, сагындым, кайт!» – дип яза ана кеше.

      «Әнкәй, акча сал әле», – дип җавап бирә бала кеше.

      «Балам, син кайда? Кайтмасаң кайтма, бер бөртек сүз язып кына җибәр», – ди ана кеше.

      «Әнкәй, мин күптән кайттым инде, килергә вакытым гына юк», – ди бала кеше.

      Мондый хатлар Таһирга ошамый. Андыйларны ул аерым җыя. Ярый әле алар күп түгел. Димәк, борчулы, кайгылы, бәхетсез аналар да күп түгел…

      Кайчакта хатлар төргәкләп, янчыклап, хәтта капчыклап та табылалар. Бер яки берничә хатта гына кеше язмышын тоеп, аңлап бетерү кыен. Ә менә берничә хатта кешенең бөтен тормышы, яшәү бәхете яисә яшәү драмасы ачыла да китә…

      «Мин шундый кыен хәлдә калдым, – дип яза хат иясе. – Акылым белән күңелем бәхәсләшә. Берсе сиңа дәшә, икенчесе тыя… Нишләргә дә белмим…»

      «Минемчә, чын мәхәббәттә йөрәк акыллы булырга, ә акыл хисләнә белергә тиеш. Син аларны аерма. Алар бергә яшәсен, бергә яратсын», – ди җавап хаты.

      «Булмый, булмый! Бер минутта йөрәк: «Яратам», – дип тибә, икенче караганда: «Яратмыйм», – ди!»

      «Ялгышасың, акыллым. Йөрәк «яратмыйм» дигән сүзне белми. Ул «яратам», «сөям» дигән сүзләрне генә белә. «Яратмыйм» дигән сүзне акыл әйтә…»

      «Һәр кешенең үз сәгате бар. Шул сәгате суккан вакытны туры китерә алса гына кешегә бәхет капусы ачыла… Димәк, минем сәгатем сукмаган әле…»

      «Син суккан сәгатеңне көтеп утырган арада, мин үземнең тиңемне таптым инде. Аның сәгате юк. Аның олы һәм матур йөрәге генә бар…»

      Күңелгә иң тигәне – ачылмаган хатлар. Әйе, андый хатлар да очраштыра. Элегрәк Таһир аларны шундук ачып укый иде. Шулай кабаланып, хат ияләренең язмышларын хәл итәргә, кирәк булса, аларны яхшы якка үзгәртергә телиме ул?.. Язмышның барышын, гомернең вакытын куып җитеп булмый анысы… Ничек кенә, нинди сәбәпләр аркасында гына ачылмыйча, укылмыйча калды икән бу хатлар? Ә бит алар арасында да кешенең язмышын хәл итә торганнары, яшәү мәгънәсен, бәхетен-бәхетсезлеген билгели торганнары бар.

      Кайберләрен Таһир яттан белә. Аларны һаман-һаман күңеленнән кичереп яши.

      «Балам, газизем Гарифулла!

      Мин бу җомгада Ходай каршына барырга җыенам. Ун ел кайтканың юк. Анаңны соңгы юлга озатып җибәрергә булса да кайт. Күреп каласым, күз карашларыңның нурын, кулларыңның җылысын үзем белән дә алыр идем. Анда да сагынылыр бит… Кайт, Гарифулла балам… Ялварып сорыйм, кайт…»

      Хат ачылмаган… Укылмаган… Ана белән бала күрешә алмаганнар… Нәрсә булган? Ник? Нигә? Язмыш шаяруымы, әллә бала кешенең гадәти битарафлыгымы? Таһирның йөрәге шушы сорауга җавап эзләп бер генә әрнемәде. Ул шул ук вакытта үз анасы хакында уйлады. Аның анасы да улын күрмичә китеп барды.

Скачать книгу