ТОП просматриваемых книг сайта:
Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
Читать онлайн.Название Ходай бүләге
Год выпуска 2016
isbn 978-529-803132-5
Автор произведения Галимҗан Гыйльманов
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
– Шушы үләксәгәме? Аның бит… Аның бит… Бер нәрсәсе дә эшләми!
– Ямьсез сөйләшмә минем белән, Дилүс. Булат хакында да ямьсез сөйләмә. Мин инде барысын да хәл иттем…
– Хәл иттем, хәл иттем, имеш… Хәл иттең, пычагым… Ә миңа нишләргә, нишләргә?..
Дилүс, учлары белән маңгаен тотып, үзалдына сөйләнә башлады. Йөзем Булатка күтәрелеп карады. «Мин берни дә аңламыйм» дигән кебек карады. Булат үзе дә берни эшли алмый иде шул. Бары тик хәрәкәтләнә башлаган бармаклары белән сөйгәненең кулын эзләп тапты, аннары аның бармакларына юлыкты, нәрсә булса да без бергә дигән кебек, шул бармакларны дымлы учына кысты.
Моны Дилүс тә күреп калган икән. Ул сикереп үк торды:
– Әһә! Син әле яшәргә тырышасыңмы, гад? Үләсең килмиме? Давай, давай… Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Булмаса, табабыз аны…
Дилүс бу юлы да кесәсеннән граната сөйрәп чыгарды. Бер кулы белән янтимерен кысып, икенче кулы белән аның боҗрасын тартып алды. Бераз уйланып торганнан соң, кулындагы үлем йомгагын Булатның ачык учына китереп куйды. Аннары, боҗраны бер читкә атып бәреп, бушаган кулы белән Булатның әле буын ныгытып та өлгермәгән бармакларын, граната өстенә яткырып, йодрыкка кысты…
Булат Дилүстән бу кадәресен көтмәгән иде. Эш шаярудан узган булып чыкты. Ф-1 гранатасының ни икәнен белә ул. Берничә секундтан соң бөтен өй эчендә мәхшәр кубачак…
Булат, барлык көчен бер урынга җыеп, гранатаны учына кысты. Ул арада Дилүс тәмәке кабызды.
– Хәзер, сержант, Йөземнең гомере синең кулда. Беләм, син үлемнән курыкмыйсың, ә менә Йөземнең гомере өчен тырышачаксың… Хәзер аны ничек яратканыңны карап карыйбыз…
Шулвакыт Йөзем телгә килде. Ул куркуын, каушавын чак-чак басып, Дилүскә үрсәләнеп ялвара башлады:
– Дилүс, зинһарлар дип сорыйм, акылыңа кил, исәрләнмә!.. Тимә безгә, бәла чакырып йөрмә… Бар, кайт, Дилүс…
Дилүс аның саен үҗәтләнде генә.
– Ә син беләсеңме, бәгырькәем, чекасы алынган граната шартларга тиеш. Артка юл юк. Алда ниләр буласын Ходай гына белә. Аннары… менә Булат белә… Ул күпме түзә ала, шулкадәр яшәячәкбез. Ачуланма, яме, шулай килеп чыкты инде…
– Дилүс, нәрсә кирәк соң сиңа? Мин кирәкме? Менә ул мин… Мин сиңа чыгарга риза, тик Булатка гына кагылма… – Йөзем Дилүснең алдына барып тезләнде. – Менә тезләнепләр сорыйм, калдыр безне. Бомбаңны да кире ал. Бәласеннән баш-аяк… Син тыңласын өчен тагын ниләр әйтим, ниләр эшлим соң, Дилүс, әйт, нишлим?
Дилүс чынлап та шаярудан узган иде. Ул, тәмәкесен идәнгә ташлап, аны авыр солдат ботинкалары белән таптады да:
– Менә шушында минем хатыным бул. Буласыңмы? – диде.
– Ничек инде «шунда»?..
– Хәзер үк чишен, ят!
Йөзем тезләнеп торган җиреннән кискен генә торып басты.
– Юк, монысын эшләмим. Бомбаңа шартлап үлсәм үләм, шакшы тәнеңә түшәк булып ятмыйм. Бөтен нәрсә кешечә булырга тиеш.
– Кешечәме? Мине бер отделение солдат тотып «өшкергәндә» бер дә кешечә дип тормадылар. Шушы имгәгең аркасында кешелектән төшерделәр мине… У-у, гад! Хәзер мин шакшымы? Ул әйбәтме? Булмасын әле… Хәзер сине