ТОП просматриваемых книг сайта:
Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
Читать онлайн.Название Ходай бүләге
Год выпуска 2016
isbn 978-529-803132-5
Автор произведения Галимҗан Гыйльманов
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
– Сезне биюгә чакырырга рөхсәт итегез…
Ап-ак чәчле кыз белән серләшеп утыручы «Зөһрә» Таһирга борылып та карамады. Аны иң элек «сары чәч» күрде. Аннары каршыларында утырган ике егет, сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйдылар. Кем бу, янәсе.
«Сары чәч», «Зөһрә»нең беләгеннән тотып, Таһир ягына ымлап күрсәтте. Бу аның, әнә сиңа килгәннәр, диюе иде бугай.
Менә ул – «Зөһрә»! Кара чәчле, кара шомырт күзле кыз борылып карауга ук, Таһир аңлап алды: шул! Зөһрә! Күңелендәге ташы эреп, җанына җиңеллек иңде, аннары канат яралды; җаны шул канатларын җилпеп, дөньяны иңләп-буйлап очып, очынып йөри башлады. Җан бит ул үзе генә булганда «җан» дип атала, ә канатлы җан «мәхәббәт», «сөю» дип йөртелә…
– Сезне биюгә чакырырга мөмкинме?
– Мөмкин түгел! Тай моннан! – Моны кызмачарак чырайлы егет әйтте.
– Мөмкин, нишләп мөмкин булмасын… Ә син, Хәлил, тик кенә утыр. Синнән сорамыйлар бит… Барыбер берегез дә бии белми…
«Зөһрә» биюгә һәвәс булып чыкты. Таһир үзе дә кимен куймый. Шулкадәр бер-берсенә күнегеп киттеләр, әйтерсең гомер буе шулай бергә биеп йөргәннәр.
Таһир әле һаман да «Зөһрә»гә ныклап карый алмый. Маңгаендагы «ай» чәчләренә шунда ук игътибар итте итүен. Ә менә күзләреннән китә алмады. Бер төшеп батты да, чыга алмыйча, шул сихри дәрьяда чайкалуында булды… Бик үк чыгасы да килмәде…
– Сезнең исемегез ничек?
– Ә сезнең?
– Ә мин сезнең исемегезне беләм… – Әллә нинди җен тартты Таһирның теле очыннан. Каян белсен ул бу кызның исемен?! Беренче генә күрүе бит… Тиле! Телен тыя алмаган тиле! Ә теле, чынлап та, аңа буйсынмый иде инде. Теле аның җанына, күңеленә генә буйсына иде…
– Сезнең исемегез – Зөһрә…
– Зөһрә шул. Каян белдегез?
– Ә бит мин сезне күптән беләм.
– Беләсез?.. Каян? Йә, әйтегез инде!..
– Хыялымнан ук беләм… Сез бит минем хыялымда күптән бар инде… Ә сез чынлап та Зөһрәме?
– Зөһрә…
– Бу бит ниндидер могҗиза! Чынлап та Зөһрәме? Алдашмыйсызмы?
– Зөһрә, Зөһрә… Ә сез мине каян беләсез?
– Белмим, үзем дә белмим, ей-богу!
– Шаяртасыздыр әле… Беләсездер…
– Шаяртмыйм, мин сезне беренче мәртәбә күрәм.
– Мин дә беренче күрәм. Телисезме, мин дә Сезнең исемегезне белергә тырышып карыйм. Мин аны беләм дә инде… Таһир – шулаймы?
– Таһир… Каян белдең?
– Зөһрәсе булгач, Таһиры да булырга тиештер бит?
– Ә синең Таһирың бармы соң?
– Сингә күчтекмени?
– Әйдә күчәбез! Без бит Таһир белән Зөһрә! Беләсеңме безгә ничә яшь?
– Юк, белмим…
– Безгәме?.. Хәзер әйтәм… Безгә… мең яшь! Менә бит хикмәт нидә! Каян беләм дип уйлаган идем аны. Без бит инде мең ел таныш! Ә син хәтерлисеңме мине?
– Хәтерлим