Скачать книгу

бу указы аңа урыныннан коры калу гына түгел, каты җәза бирергә дә нигез булыр. Патша үзенең ышанычын җиргә салып таптаган бәндәләрне ничек җәзаларга икәнен яхшы белә! Моның да дар агачында чайкалуы яисә утта кыздырылуы бик мөмкин…»

      Раевскийга яңа эше белән танышып, аның рәтенә төшенергә бер атна вакыт та җитте. Алай гына да түгел, ул элеккеге казначейның исәп-хисап кәгазьләрен бик үк тиешенчә алып бармаганлыгына да игътибар итте. Тик бу турыда ул архиепископка бер сүз дә әйтмәде, чөнки әләк йөртә торган гадәте юк иде. Аның эшкә бик тиз төшенүе хакында Тихон атакайга башкалар җиткерде.

      Тагын бер атна үткәннән соң, хәзер дини дәрәҗәсе буенча иеромонах булган Алексий Раевский атакай янына үзе керде.

      – Мин эшне кабул итеп алдым, атакай, инде синең рөхсәтең белән берәр авылга миссионерлык эше белән чыгып керер идем. Сиңа епархиядәге хәлләр таныш, кайсы тирәдән башларга киңәш итәрсең икән? – диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.

      – Ә яңа эшең белән ныклап таныштыңмы соң?

      Тихон атакай аның яңа эшенә бик тиз төшенүе турында белә иде инде, чөнки аңа аның турында: «Гаҗәеп зирәк күренә бу петербурглы!» – дигәннәр иде. Монда яңа казначей Алексийга бик тиз генә «Петербурглы» дигән кушамат та ябыштырып куйдылар.

      – Таныштым, атакай. Анда бернинди авырлык та күрмим. Анлык кына белемем бар.

      – Монысы яхшы. Эшеңне намус белән башкарырсың дип ышанам, иеромонах, – диде архиепископ. – Динебезне тарату эшенә керешергә әзер булуың да шатландыра. Мин сиңа бу изге эшне моннан утыз чакрым чамасы ераклыктагы Ярсуар авылыннан башларга тәкъдим итәм. Күптәннән чукындырылган керәшеннәр авылы ул, тик анда яшәүче дүрт гаилә, балалары белән егерме дүрт кеше, үзләренең мөселман диненнән безнең православие диненә күчәргә һаман аяк терәп каршы тора. Менә шуларны да үзебезнең якка аударсак, бу авыл тулысы белән христианлыкта булачак дигән сүз. Әйе, тулысы белән! Берочтан анда чиркәү салу мәсьәләсендә дә үз фикерләреңне җиткерерсең. Ул авыл әллә ни зур түгел, чиркәү-фәлән кирәк булырмы икән анда?

      – Аңлашылды, атакай.

      – Ярсуарга күрше Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән бар, башта шунда сугыл! Ул шул тирә халкын яхшы белә. Бу авылда үземнең дә булганым бар. Безнең дингә күчәргә теләмәгән гаиләләр алтау иде анда, тик, шөкер, былтыр шуларның икесе тавышсыз-тынсыз гына – төнлә, йорт-җирләрен калдырып! – каядыр китеп барганнар. Чиләбе өязенә үк диделәр бугай. Янәсе, анда урыс диненә керергә өндәп аптыратмыйлар. Беркатлы халык: кайда гына яшәсәләр дә, тора-бара барыбер безнең дингә керергә мәҗбүр булачакларын белергә дә, аңларга да теләмиләр! Кайдан килгән үҗәтлектер инде бу, һич тә аңлый алмыйм!

      – Әйе, татарлар белән эш итү авыр шул, атакай, бик авыр. Үземнән беләм… Үзләрен горур халык дип танытмакчы булалар.

      – Олаучы белән кайсы вакытта юлга чыгуыгыз турында сөйләшеп куй! Алай да син анда бер атнадан артык булма, чөнки монда да эшләр бар бит.

      – Истә тотармын, атакай. Тик әлегә минем бер соравым бар: чукынган кешеләр белән

Скачать книгу