Скачать книгу

поп.

      – Чирмеш, чуваш, удмурт, мордва милләтеннән булганнар белән эш итүе күпкә җиңелрәк иде, – дип куйды бераздан әле һаман бүгенге хәлдән мантып җитмәгән атакай Раевский. – Заманында әти белән алар авылларына бер барганда да берничә кешене безнең дингә күчәргә күндереп, елгаларында өч мәртәбә чумдырып, чукындыру белән ныгытып кайта идек! Ә татарлар белән авыр. Әйе, авыр болар белән…

      – Син әйткән халыклар – мәҗүсиләр: алар Аллага түгел, йә кояшка, йә айга, йә тагын шуның ише башка нәрсәләргә табыналар. Ә болар – Аллаһка! Пәйгамбәрләре Мөхәммәдкә! Җитмәсә, бу дин аларга моннан ничә йөз еллар элек үк килеп кергән! Менә шуңа күрә… – Тимофей, болай да аңлашыла бит дигәндәй, сүзен дәвам итмичә туктап калды.

      Попның бу сүзләре аның кайчандыр әтисе белән бергә башкарган миссионерлык гамәлләрен кечерәйтеп, ансат эш итеп күрсәтү кебегрәк тоелды бугай, иеромонах, ачуы килеп:

      – Әйткәч тә, алар да безне, христиан диненә күчәргә телибез дип, ашкынып көтеп тормыйлар иде! – диде. – Үгетләргә, иң дөресе кояш белән айга түгел, Богка табыну икәненә озак кына ышандырырга туры килә иде.

      – Ярар, Алексий атакай, кайгырма! – диде поп моңа каршы. – Оныт бу турыда! Бүген күчмәсәләр – иртәгә, быел күчмәсәләр – икенче елда, икенче елда да күчмәсәләр, башка вакытта күчәрләр. Барыбер чукынырлар һәм, иртәме-соңмы, тора-бара барыбер безнең диндә булырлар! Син бу авылның башка кешеләре христианлыкка бер елда гына күчкәннәр дип беләсеңме әллә? Юк, атакай, бу эш Явыз Иван заманында ук башланган булган! Димәк, гасырлар кирәк булган бу эшкә, гасырлар! Әйдә, бетерик бу турыда! Бүген безнең чиркәүдә кичке гыйбадәт кылу турында гына уйла! Мәхәлләбез кешеләренең хәтерендә онытылмаслык булып калсын ул! Дөресен генә әйткәндә, инде мин аларны, бәлки, туйдырып та бетергәнмендер. Ә монда – Казан епархиясеннән тикле килгән священник!

      Чыннан да, поп Тимофей бик үтенеп сорагач, Алексий атакай, гәрчә монда тагын бер төнгә һич каласы килмәсә дә, Кәтиринкә чиркәвендә бүген кичке гыйбадәтне үткәрергә ризалашмый булдыра алмады.

      – Аның нәрсәсен уйлыйсың? – диде Раевский. – Беренче генә мәртәбә мени?!

      – Ярар, ярар, үзеңә шулай ышанасың икән, барысы да яхшы булыр.

      Көтелгән указ

      1718 елда Пётр I, «для лучшего впредь управления мнится быть удобно духовной коллегии» дигән фикер белдереп, үзе дин өлкәсендә бик тирән белемле дип санаган, хөрмәт иткән Псков епискобы Феофан Прокоповичка булачак шул коллегия уставын төзүне тапшырганнан соң күп тә үтмәде, ул әзер булды. 1720 елда Духовный Регламент дип аталган бу документны дәрәҗәле монастырь архиерейлары һәм архимандритлары тарафыннан имзалау чарасы үткәрелде. Иң соңгы кеше булып, анда да теләмичә генә, аңа Экзарх митрополит Стефан кул куйды. 1721 елда, үзен император дип игълан иткән Пётр I реформасы буенча, моңарчы барча дини эшләр белән шөгыльләнеп килгән Патриарх идарәсе бетерелеп, аның урынына Изге синод[6] төзелде, һәм ул 1721 елның 14 февралендә рәсми рәвештә ачылды. Шулай итеп, чиркәү дәүләткә

Скачать книгу


<p>6</p>

Изге синод – рус православие чиркәвенең югары коллегиаль органы.