ТОП просматриваемых книг сайта:
Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Читать онлайн.Название Отколотое зеркало / Китек көзге
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03622-1
Автор произведения Талгат Галиуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар.
Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты.
Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер, Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесенә әверелде, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. «Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, «Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда йөздерермен, алтын-көмештә коендырырмын» дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган» дип сөйли авылның төерле телләре.
Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә.
– Рәхмәт абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.
– Мин сиңа ят кеше түгел.
– Мин сезне белмим.
– Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам.
– Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.
Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.
– Исемеңне онытып җибәргәнмен.
– Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?
– Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартырсың, бу чүпрәгеңне ташлап, ялтыравык сумка алырсың.
– «Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми» дип әйттем бит мин сезгә, – олыларга әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын әнә шулай томалаган Ләйсән. – Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.
Суга чумганда теләсә нәрсәгә ябышкан кешедәй, Мирсәет, соңгы дәлилен китерергә ашыгып:
– Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам, – дигән.
Боларның барысын да, читән кырыена качып тыңлап торган Шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләре белән аңа баккан да:
– Минем әтием Газиз, ул – Бөек Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән, – дип кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына бала назын алыштыра