ТОП просматриваемых книг сайта:
Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Читать онлайн.Название Отколотое зеркало / Китек көзге
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03622-1
Автор произведения Талгат Галиуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Ана үзе дә, хәле бетеп, гаҗизләнеп, сәке кырыена килеп сыенды һәм, нәҗескә буялган кеше кебек ашыга-ашыга, кулларын алъяпкычына сөртергә тотынды. Җитмәсә, авыр хезмәттән биртәйгән куллары да бизгәк тоткандай калтырыйлар иде.
– Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Соңгы көннәренәчә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Аптыраганнан Мирсәетне өебезгә керткәч, Газизнең элеккеге дуслары, туганнарының күбесе мине күрмәс булдылар. – Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, Рәфикъ ягына борылмыйча гына: – Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага яисә тракторга эшкә чыгарсың! Аннан күз күрер, уку – бер нәрсә, ә тормыш бөтенләй икенче тамаша. Соңгысында инде биремне күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый, – диде. Һәм шунда аның идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улына, аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшеп, тыела алмыйча елап җибәрде: – Әй улым, улым, гафу ит, барысына да үзем гаепле, сезне кешечә яшәтә алмагач, син шул тайгак юлга бастың.
Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә әтиләре Илаһига күчкән көндәгедәй шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап түргә узуга, аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды.
Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә, өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул.
Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны? Ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы