ТОП просматриваемых книг сайта:
Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Читать онлайн.Название Отколотое зеркало / Китек көзге
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03622-1
Автор произведения Талгат Галиуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен мәҗбүр итеп парлашкан Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ, кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты:
– Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды), сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып урында ятса да, син, аны калдырып, башкага ябышып чыгар идеңме?
Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте.
– Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аның аягына ауган, үзе дә чак исән калган. Хатынының аны ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә. – Бу сүзләрне ханым