Скачать книгу

көтмичә үк: «Аның белән минем арада шикләнерлек бернәрсә дә юк»,   – дип, шикләндерерлек әйберләр сөйләдең. Яшермим, мин сиңа ышанмадым. Чөнки кешеләрнең бозык өлешендә булган әхлаксызлык аларны ялганларга өйрәтә. Ялганлау сезне кызартмый да. Сез, ирләрнең бозык өлеше, бер үк «сөям» сүзен ике-өч көн эчендә өч-дүрт кешегә әйтә аласыз. Кайбер ирләрнең семья, мәхәббәт мәсьәләсендә булган бозыклыклары шул дәрәҗәгә җитә ки, – алар ялган белән дөреслекне дә аера белми башлыйлар. «Яратам» дигән минутта сез – бозык ирләр   – чын күңелдән яратам дип уйлыйсыз. Сез, Гогольнең Хлестаковы шикелле, үз ялганыгызга үзегез ышанасыз. Сез, ирләрнең бозык холыклы өлеше, бер кичлек хисләр, сатып алынган «бәхетле» минутлар колы булганда, озакка сузылган матурлыкны, тирән тойгыны аңлаудан бик ерак һәм түбән буласыз. Болар бар да иске заман тәрбиясеннән, хатын-кызга курчак, чәчәк итеп караудан килгән нәрсә.

      Бу карашлар үткән заманда үзенең фахиш шагыйрьләрен дә тудырган иде. Андый шагыйрьләр:

      Хатын-кыз – матур чәчәк.

      Син аны хуш исле чагында,

      Чәчәк атканда өзеп алырга тырыш.

      Өзмәсәң үкенерсең, шиңәрләр алар… —

      дип җырлаганнар иде.

      Хатын-кызларның кайбер өлеше үзен шулай мактауны (ә мактау хатын-кызның байтак өлешен бик тиз буйсындыра әле), чәчәкне өзеп ташлаган шикелле, үзен үтеп барышлыдан өздерүне матурлыкка санады һәм ирләр хөкеменә бирелде. Ялган ярату күп кенә хатын-кызны курчак итте. Ә чын ярату ире белән бергә урак урган крестьян хатынында, ата-аналары сөйгәненә бирмәгәнгә протест итеп суга ташланган кызда, иренә булышлык итеп станокка баскан, дөнья батырларын тәрбияләгән эшче анада, ире артыннан Себергә киткән декабрист хатыннарында иде.

      Казан университетында укыган чакта, мин, җәмәгать эше буенча, Елга аръягы эшчеләре арасына йөрдем. Анда миңа Галиәкбәр дигән бер эшчене өенә йөреп укытырга туры килде. Гаҗәп бәхетле семья иде бу. Галиәкбәр абзый революциягә хәтле Бондюгта, аннан соң Алафузов заводында эшләгән. Тәүлегенә унике-ундүрт сәгать эшләгәндә дә, аның семьясы ачлыкта-ялангачлыкта михнәт чиккән. Салкын барак өч баласын тереләй кабергә керткән. Ә хәзер квартирасына керсәң   – чыгасың килми: коры һавалы, яп-якты өч бүлмә, ванна, кухня. Зур улы – Кызыл Армиядә командир, икенче улы – инженер-төзүче, бер кызы – инженер-химик, Леруна исемле иң кече кызы музыкага өйрәнә.

      Беренче баруымда Галиәкбәр абзый, бер миңа, бер карчыгына карап:

      – Балаларың командир да инженер булгач, надан калу ничектер килешми. Нехорошо! Хәреф танып булмасмы, дим, карчыгым, самоварыңны куеп җибәрсәң, ничек булыр икән? Сабактан соң эчәсе килер бит, – дип, дәрес арасында үзенең тормышын сөйләп китте. Миннән дә сөйләтте. Мине тыңлап бетергәч, ул: – Без икебез дә бер алмагачтан икәнбез, – диде.

      Ул өч ай эчендә укырга-язарга өйрәнде. Матур итеп сөя-сөя, үзе белән бергә китапка хатынын да тартты. Менә шушы карт белән карчыкның, Советлар илендә яңадан яшәргән, яшьлек белән чәчәк аткан ике кешенең шатлыгын күрсәң – шаккатар идең. Хәтта тик торганда сабыйларча

Скачать книгу